Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 23нче (531) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Авыру балага елак әни кирәк түгел» дигән язма. Ул язмада карендәшебез, дистәләрчә еллар дәвамында язмыш сынавын җиңеп, башкаларга ныклык биреп яшәүче олы йөрәкле, көчле рухлы Ольга Гыйльметдинова үз тормыш юлы, уй-кичерешләре турында сөйли. 1нче биттә — «Сез — безләрдән, без сезләрдән аерылмыйк!» дигән баш астында подписка рекламасы да урнаштырылды. 2025 елга «Туганайлар» газетасына язылу өчен санаулы көннәр генә калып бара, соңга кала күрмәгез!

2нче биттә Яңа Чишмә һәм Зәй районнарындагы карендәшләребезнең махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм җыюы турында язылды. Иске Зәйдән бер әби, хәрби зонадагы ир-егетләргә илтү өчен, хәтта Алла Аннасының Почаев тәресен (кайчандыр Украинада эшләнгән) тапшырган. Бу биттәге «Мамадыш — туристлык үзәге» дигән язмага да күз салыгыз. Ил-көн яңалыклары һәм төрле төбәкләрдәге карендәшләр тормышыннан да хәбәрләр бар.

3нче биттә — «Керәшен яшьләре — слётта» язмасы. «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары Тамара Минова белән Илья Маямсин слёттан нинди фикерләр белән кайтканнар? Укыгач белерсез. 1нче биттәге «Авыру балага елак әни кирәк түгел» дигән язманың дәвамын да шушы биттән укырсыз.

4нче биттә 2025 ел өчен православие дини календаре бирелде. Анда ураза вакытлары һәм бәйрәм көннәре дә аерым күрсәтелде. Онытмагыз! Ходаебыз сүзләре язылган бу битне ертырга, ташларга ярамый! Ел буе сакларсыз, көн исәбен һәм бәйрәмнәрне шушы календарьдан карарсыз дип ышанабыз. 

5нче биттә — «Җамагат учаклары». Ул — Гаилә елын йомгаклау уңаеннан, Җәкәү йортында республиканың җыр-моңга талантлы гаиләләре куйган концерт һәм анда катнашучылар турында. Язма авторы ни өчен «дөньяны парлы бәхет яшәтә...» дигән фикергә килде икән? Аны белү өчен, язмага күз сала аласыз.

6нчы биттә Питрәч ягы егете, җырчы Игорь Дмитирев белән әңгәмә бирелде. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң спорт буенча китәргә теләгән керәшен егете ни өчен җыр сәнгатен сайларга булган? Иң мөһиме, ул кайчан өйләнергә җыена? Интервьюны укыган кешеләр моны белә алыр. 6нчы биттә керәшен яшьләренең үз хыялларын тормышк аашыру өчен ниләр эшләүләре турында да яздык. 

7нче биттәге «Комаровкадагы карендәшләр» язмасында Красноярскидагы "Уңыш көне«ндә карендәшләребез Лидия һәм Фёдор Таракановлар гаиләсе катнашканы хәбәр ителде. Бу биттә Түбән Кама керәшен керәшен оешмасы белән музей арасындагы үзара хезмәттәшлек турында да язылды. Казанның 187нче лицее укучыларының Бурятиядә керәшен мәдәниятен күрсәтүләре турында да язма бар. Зәй ягындагы Яңа Тәтемәл авылы турында яздык.

8нче биттә керамика остасы Элина Якупованың Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә ачылган «Матурлык ничек туа: бер оста тарихы» күргәзмәсеннән репортаж урнаштырылды. Бу биттәге «Чигешләргә карап сөенәм» дигән язмада Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында яшәүче Полина һәм Олег Григорьевлар турында сүз бара. Яңа ел табынына салат рецепты да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев