Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Бүләк чәйнек иясенә тапшырылды

Биектауның 2нче мәктәп укытучысы Нина Тимофеева газетабызны ни өчен якын күрүе турында сөйләде.

– “Туганайлар”да бүләк оту минем өчен көтелмәгән шатлыклы вакыйга булды. Керәшен була торып та, керәшен газетасына язылмый калып буламы соң?! Шуңа да язылу кампаниясе башлангач та, 2023 ел өчен газетага язылдык. Ә инде подписчиклар арасында бүләкләр уйнату оештырылгач, бәхетне сынап карарга уйладык: язылу квиатнциясенең күчермәсен редакциягә юлладык. Чыннан да, бәхет елмайды.

Эш бүләктә генә түгел, ә аның нәкъ менә үзебез яратып укый торган “Туганайлар”дан бирелүендә! Редакция коллективына, аның җитәкчесе Юлия Губинага рәхмәтебез зур. Чәй эчкән саен, “Туганайлар”ны рәхмәт белән искә алырбыз инде...

Мин үзем мәктәптә туган тел укытам. Бу газетаның эшемдә ярдәм бик нык тия. “Туганайлар” килүгә, беренче битеннән башлап соңгысына кадәр укып чыгам.

“Әдәби марафон”да катнашканда да “Туганайлар” газетасындагы әдәби әсәрләрне, керәшен шагыйрьләренең шигырьләрен куеп бардым. Егерме бер көн дәвам иткән марафон барышында шагыйрә Людмила Аланлы белән якыннан танышып киттем.

Укытучы булгач, китаплар, журналлар, газеталарны күп укыйм, ә “Туганайлар” күңелемдә аерым урын алып тора. Әллә үзебез керәшен булганга, әллә газетада йолаларга, гадәтләргә, бәйрәмнәргә һәм үз халкыбызның элекке тормышына зур урын бирелгәнгәме – аны беренче чиратта укыйм.

Халык өчен кирәкле газета чыгарасыз! Киләәчктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, туганыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев