Бүләкне Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Светлана Демидова откан иде
Бүген, 2 август көнне редакциягә Теләче районының Иске Карабаян авылыннан 2021 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында үткәрелгән розыгрышта вафельница откан Светлана Демидова һәм аның кызы Лилиана килделәр.
Светлана Демидова – Теләче районының Иске Карабаян авылы килене. Ул шул авылда китапханәче һәм почтальон булып эшли. Ире Пётр белән өч бала – Лилиана, Юлия, Семённы үстерәләр. ““Туганайлар” газетасын яратып укыйбыз. Газетага күптәннән язылабыз. Мондый розыгрышларда катнашканым булды. Бүләкне беренче тапкыр отуым”, – дип сөенече белән уртаклашты ул.
Нет комментариев