Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 15нче (571) санына кыскача күзәтү.

1нче, 4нче, 5нче битләрдә — «15 еллыкка — 15 миләш: «Айбагыр»ның тамырлары нык» язмасы. Керәшен балалары этносменасының тарихы һәм бүгенге тормышы белән кызыксынсагыз, укымый калмагыз. 

2нче биттә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы егете, махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүче батыр карендәшебез Николай Ворожейкин турында яздык. Ил-көн хәбәрләре, кыска яңалыклар да бар.

3нче биттәге «Августның һәр көне ел туйдыра» язмасы Чистай районының Чуваш Ялтан комбайнчысы Иван Васильев һәм шофёр Руслан Егоровның урак өстендәге хезмәтләре белән таныштыра.

6нчы биттә Мамадыш районының Юкәче чиркәвендә керәшеннәрнең бердәнбер изгесе Пётр Гаврилов истәлегенә литургия уздырылуы турында язылды. Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган IV керәшен мәдәнияте фестиваленнән репортаж да бирелде.

7нче биттә Сарман районының Ләке авылындагы «Игәнә» халык фольклор ансамбленә, аның алыштыргысыз җитәкчесе Раилә Асановага багышланган язма урын алды. Бу биттә «Йөрәккә уелган мизгелләр» дә бар. Ул Питрәч районының Янсуар авылыннан Анна Кутузованың тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар турында сөйли.

8нче биттә — Кристина Грибакованың Россиякүләм конкурста «Мисс Туризм Россия» титулын яулавы турында хәбәр ителде. Икенче яртыеллыкка «Туганайлар»га язылып, бүләк откан Александр Касьянов, Любовь Степанова газета турында ниләр сөйлиләр? Анысын да шушы, соңгы биттә яздык. Бу биттә котлау да бар. Берәр карендәшне котларга теләсәгез, тартынып тормагыз, 8-917-250-97-95 номеры белән телефоннан шалтыратыгыз. Котлау текстын язып ук бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев