Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 15нче (547) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Көн — нурлы кояшка, балалар «Айбагыр»га тартыла» язмасының башы. Ул 14нче мәртәбә оештырылган этносмена, андагы 18 көнлек ял белән таныштыра. 1нче биттә җиңел атлетика буенча «Төнге Казан» марафонында катнашкан журналист турында да язылды. Кем икәнен беләсегез килсә, «Коллегабыз — марафончы» язмасына күз салыгыз.

2нче биттә — Казанның ял паркындагы «Төп йортның йолаларда чагылышы» фестивале турындагы язма. Анда кайсы як керәшеннәре катнашканын, аларның фестивальдә ниләр эшләгәнен дә яздык. 

3нче биттә Казан егете, профессионал төзүче Николай Трофимовка, шулай ук, Минзәлә районының Кадрәк авылы комбайнчысы Владислав Гарнышевларга багышланган язмалар урын алды. 

4нче, 5нче битләрдә — «Көн — нурлы кояшка, балалар «Айбагыр»га тартыла» язмасының дәвамы. «Айбагыр»ны ябу тантанасын Татарстан дәүләт советы депутаты һәм министр да күргән? Белергә теләсәгез, язамны игътибар белән укыгыз.

6нчы биттә — Алла Анасының Казан шәһәрендәге Изге Тихвин тәресе чиркәве настоятеле протоиерей Павел Павлов истәлегенә уздырылган литургия турында укый аласыз. Шулай ук, Мамадыш районының Юкәче авылы чиркәвендә керәшеннәрнең бердәнбер изгесе, дин өчен азаплар чиккән Пётр Гаврилов истәлегенә уздырылган келәү турында да язма бар.

7нче биттә — Мамадыштагы «Безнең ишегалды» фестивале. Иске Зәйдә гомер кичерүче Сарсаз Баграж керәшене Пётр Минеевка ни өчен «Скоростной» кушаматы тагылган? Ул хакта «Пётр исемен аклап» дигән язмадан укырсыз. 

8нче биттә — «Өченче бүләгем»не укысагыз, Питрәч районыннан Нина Фадееваның керәшен фольклорын өйрәнүгә карата фикерен белерсез. Белдерүләр, реклама. «Туганайлар» журналист эзли»гә дә игътибар итегез, бәлки редакциябездә эшләргә теләүчегез бардыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев