Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 15нче (499) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә Казан шәһәренең Тихвин чиркәвендә, отец Павелны искә алып, чиркәү-керәшен телендә келәү уздырылуы турында язылды. Шулай ук, республикадагы керәшен балаларының «Айбагыр» этносменасына багышланган язма (дәвамы — 5нче биттә) урын алды. 

2нче биттә Мамадыш егете, студент Александр Кузнецовның илкүләм «Профессионаллар» чемпионатының сайлап алу этабында катнашуы хәбәр ителде. Кайбыч ягындагы Олы Тәрбит авылының бу корылыклы җәйдә 200 рулоннан артык печән әзерләгән булдыклы ир-егете Владимир Исаев һәм аның гаиләсе турында укырсыз. Республика һәм башка төбәкләрдәге туганыйлар тормышы, ил-көн хәбәрләре дә бар. 

3нче биттә Махсус хәрби операциядәге якташларына фронт буйлап гуманитар ярдәм таратып йөргән зәйлеләр турында яздык. Язучы Рәдиф Сәгъди Мамадышка баргач, анда ниндирәк үзгәрешләр күргән? Аның шушы биттәге язмасын укысагыз, сез дә белеп торырсыз.

4нче бит, тулысы белән, Балтач районыныдагы Дорга авылына, аның уңган-булган кешеләренә багышланды. Куныр авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Руслан Егоровны Дорга авылына бәйле ниндирәк проблемалар борчыганы да язылды. 

5нче биттә — «Айбагыр» этносменасына багышланган язманың дәвамы. «Туганайлар» редакциясе кызларының лагерьдагы балаларга журналистика буенча мастер-класс оештырулары турында укырсыз. 

6нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында Мамадыш районының Юкәче авылындагы чиркәүгә керәшен Изгесенең иконасы китерелүе турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Штаттан тыш хәбәрчебез Лидия Пасыева үзенең бу язмасында ни өчен керәшен Изгесен Брест крепосте Герое белән бутамаска киңәш итә? Анысын укыгач белерсез. 

7нче биттә — республиканың танылган журналисты Виктор Шадринның «Франциядән, җәяүләп, өч ел кайтканнар...» дигән язмасы. 1812 елгы сугышта әсирлеккә төшкән керәшен егете Иванның үз авылы Мартыштагы «ак читек», «тәмле җимеш»ләр белән кемне һәм ни өчен кызыктырганы да язылган.

8нче биттә — ялга кайткач, махсус хәрби операциядәге карендәшебезнең гаилә корып китүе турындагы хәбәр; Мамадыш районы «Кряшен-чибяре-2023» титулы иясе Анастасия Шумитованың берсенән-берсе зуррак хыяллары. Бу биттә «Энә дә бүләк, дөя дә...» язмасын да укыгыз. Анда шушы елның икенче яртысына «Туганайлар»га язылып, призга ия булган газета укучылар арасыннан берсе — үтүк откан Елизавета Цыганованың фикерләре һәм тәкъдиме дә бар. Ә сез ни уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев