Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 8нче (564) санына кыскача күзәтү.

1нче, 4нче битләрдә — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Бәрмәнчек»тә — Оло көн» тамашасыннан репортаж. Укысагыз, аны караган җитәкчеләрнең бу тамашаны ни өчен «гаҗәеп бер хәзинә» дип әйтүен аңларсыз.

2нче биттә ил-көн хәбәрләре, төрле төбәкләрдәге карендәшләребез тормышындагы яңалыклар, СВОдагыларга халыкның ярдәме турында кыскача яздык.

3нче биттә — «Библиотөн»дә — «Җиз кыңгырау». Бөтенроссия акциясенә кушылган, ансамбль кызлары «Апуш» китапханәсендә, 75нче балалар бакчасында керәшен мәдәнияте белән таныштырганнар. Бу биттә Зәйдәге «Оло кон — җакты бәйрәм» кичәсе турында язылды. Мамадыш районкүләм «Халкым йолалары» конкурсы турында да язма урнаштырылды.

4нче биттә — «Текрәнле бәйрәм» язмасы Түбән Кама районы күләмендәге бәйрәм белән таныштыра. Җәкәү йортындагы керәшенчә «Могҗизалар кыры» үзенә кемнәрне җыйган? Күз салгач, күрерсез.

5нче биттә — «Урау юллар белән килгән бергәлек» язмасы. Ул Тукай районының Мәләкәс авылыннан Лидия белән Венер Трофимовларның гаилә юлындагы бәхетләре турында сөйли.

6нчы, 7нче битләрне тулысынча «Керәшенчә марафон — «Түгәрәк яулык»ка юл башы» язмасы алып тора. Ни өчен IV керәшенчә марафон тарихка кереп калачак? Ул хакта да язылды.

8нче биттә Җәкәү йортындагы беренче керәшенчә «стендап»-юмор кичәсеннән репортаж урын алды. Шулай ук, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Роберт Андреевның 70 яшьлек юбилее кичәсенә багышланган язма да бар.

9нчы биттә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагы карендәшебез Валентина Долматова турында язма куелды. Мамадыш районының Комазан башындагы «Карендәшләр» фольклор ансамбленең «Өй киендерү» йоласын сәхнәләштерүе турында газета укучы хаты да бар.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә чумылган кешегә бирелә торган бәрәкәтләр турында укырсыз. Май аена дини календарь да бирелде.

11нче биттә язучы Зинаида Захарованың яңа әсәренннән өзекнең дәвамын укырсыз.

12нче биттә — легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең өр-яңа премьерасы турындагы язма. Артистлардан кайсы карендәшебезнең ул моңсу комедиядә кем ролендә уйнаганын да яздык. Бу биттә бакчачылар, хуҗабикәләр өчен дә киңәшләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев