Апрель аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 7нче (563) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә 16 апрельгә кадәр «Туганайлар» газетасына льготалы бәядән (607 сум 44 тиен) язылырга чакырдык. Керәшен педагогы, священник Василий Тимофеевның 190 еллыгына багышланган фәнни конференциядән репортаж бирелде.
2нче биттә Зәй егете, коткаручы-водолаз Василий Батаевның СВОдагы хезмәте турында язылды. «Бәрәкәт» бүлегенең 18-35 яшьлекләрне мини-конкурска чакыруы турында да хәбәр бирелде.
3нче биттәге «Арумы, туганый» рубрикасы төрле төбәктәге карендәшләр тормышындагы яңалыклар белән таныштыра. 1нче биттәге фәнни конференциядән репортажның ахырын да укый аласыз.
4нче биттә — «Туганайлар» редакциясенең социаль челтәрләр редакторы Алиса Әхмәтшинаның күңел мавыгуы турында беләсегез киләме? «Зәвыклы киенү — үзеңне ярату билгесе» дигән әңгәмәне укысагыз, аңларсыз. Бу биттә «Әкият» курчак театрының курчакчы-артисты Юрий Чуктиевның 50 яшьлек юбилеена багышланган кичәдән репортаж да бар.
5нче биттә — «Келәү» китабы өчен Г.Тукай премиясенә лаек булган Клара Булатованы ни өчен керәшенннәр «үзебезнеке» дип йөртәләр икән? Олы шагыйрәгә багышлап Җәкәү йортында уздырылган искә алу кичәсеннән репортажны укысагыз, белерсез.
6нчы биттә — Олы көн (Пасха) атнасында һәм алдагы 40 көндә кешеләрнең бер-берсен: «Христос терелеп торган!» дип сәламләргә тиешлеге язылды. Ходаебыз Иисус Христос терелеп торган атнакөннең «воскресение» дип аталуын һәм һәр атнада билгеләп үтелүен дә истә тотыгыз.
7нче биттә — Казан, Кукмара, Норлат, Мамадыш һәм Чистай ягыннан керәшенчә марафонда катнашкан карендәшләребезнең берсеннән-берсе кызыклырак язмалары бирелде.
8нче биттә популяр җырчы Римма Никитинаның СВО ветераны Наил Рәҗәпов белән «Россия 1» каналындагы Андрей Малахов тапшыруында катнашуы турында яздык. «Туганайлар» редакциясе 2026 елның 1 яртыеллыгына газетага язылучылар арасында уздырган розыгрышның иң соңгы бүләге турындагы хәбәр дә бар. Бүләк иясенең теләкләре безгә бик тә ошады. Ә сезгә? Укыгач әйтерсез, яме?...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев