Апрель аеның беренче санына кыскача күзәтү
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның беренче санына кыскача күзәтү

Апрель аеның беренче санына №7 (467) анонс:


✅Милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан?
Каравон, Семык, Сабантуй, Гырон быдтон, Уяв, Иван Купала бәйрәмнәрен һәм халкыбызның йөзек кашы булган Питрау җыенын уздыру вакытлары билгеле булды.

✅Пётр Гурьянов:" Эшләмәсәң, берсе дә булмый"
Мамадыш районының Чия башы авылында яшәүче Лариса һәм Петр Гурьяновлар 5 бала үстерәләр, үз шәхси хуҗалыкларында тырышып эшлиләр.

✅Геннадий Акатьев: "Стендап" - хобби, ә медицина - хезмәтем"
Чыгышы белән Зәй районының Якты Күл авылыннан булган Геннадий психотерапевт буларак, сәламәтлек сагында тора, ә буш вакытларында мәзәк сөйләп, халыкны ял иттерә.

✅Чабата биюе милли мирас каталогына керергә лаеклы
Кукмара керәшеннәре җирле этник сәнгатьне саклап калу юлларын барлады.

✅ Бәрмәнчек - кодрәтләр барлыгына ышанган көн. Пасха - мәңгелек тормыш.
Олы бәйрәмнәр турында

✅Язгы бөреләр - җакшы доктор
Каен, нарат, усак бөреләренең файдалы үзенчәлекләре күп

.... һәм башка кызыклы язмалар күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.

Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 


Нет комментариев