Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Владислав ДОМОЛАЗОВ: “Радио-телевидениеләрдә җырларыбызны җырлыйлар, тик керәшеннеке булуын әйтмиләр”

Владислав ДОМОЛАЗОВ, Түбән Кама керәшен оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе:

 - Ару гына! 12 апрельдә шәһәрнең Мәдәни инициативалар үзәгендә 26 нчы тапкыр “Оло көн”не үткәрдек.

Бәйрәмне аеруча балалар якын итте. Бер-берсенә күкәй өләшеп, аны тәгәрәтеп мәш килделәр. Быел да концертны алып баручыларның берсе мин идем. Бәйрәм кичәсендә ансамбльләрне сәхнәгә чакырганда, аларның нәкъ тә керәшен җыры баш- каруына басым ясадым. Алайса, радио-телевидениеләрдә җырларыбызны җырлыйлар, тик керәшеннеке булуын әйтмиләр. Шуңа күңел төшә. Быелгы “Оло көн” концерты да халыкка ошаган.

Май бәйрәме ялларына туган авылым Албайга кайтырга җыенабыз. Эшнең иң күп вакыты. Җыештырып кына калмыйча, яшелчәләрне дә утыртыр вакыт. Яз- ның бер көне ел туйдыра бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарларның үзләренең җырларга җырлары булмаган ,шуңа күрә керәшен җырларын җырлыйлар,Телевизордан бер көнне 2 уйгур ,Ак калфакның каралган чагы дип керәшен җырын җырлап утыралар,Татар халык җыры дип.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Албай. Россиядә бер бүтән авылда юк . 5 Герой биргән авыл . Иң беренчесе 3 Кызыл Байрак Ордены Кавалеры 30 елга кадәр 6 кеше генә лаек булган ДОМОЛАЗОВ. Безнең керәшеннәр авылыннан.