Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

“Ватаным Татарстан” газетасы «Бу - минем туган авыл!» бәйгесе оештыра

Бәйгедә авыл хезмәтчәннәре, авылга ярдәм итүче иганәчеләр, авылда яшәүче яшьләр турындагы язмалар кабул ителә

Авыл – безнең нигезебез. Авыл – тел һәм милләт сакчысы. Бүгенге авыл ничек яши? Аны кемнәр яшәтә? Авылның киләчәге кем кулында? “Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зер бәйге игълан итә! Авыл хезмәтчәннәре, авылга ярдәм итүче иганәчеләр, авылда яшәүче яшьләр турындагы язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар! Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар газетада басылып барачак. Җиңүчеләр 50 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнә!

“Без авылдан”

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән авылның яшәешенә, үсешенә өлеш кертүче авыл кешеләре, һөнәрчеләре, кәсепчеләре турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

“Авыл рухы”

Авылның мәдәни тормышын, үзенчәлекле традицияләрен, мәгариф чагылдыручы иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

“Без бит – авыл яшьләре!”

Авылда төпләнеп калган яки әйләнеп кайткан яшьләр (40 яшькә кадәр) турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

“Җир кешесе”

Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яки эшләгән хезмәт кешесе, гаилә-династияләр турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

“Игелекле авылдашым”

Читтә яшәп, авылга ярдәм итүче кешеләр турында иң яхшы язма

50000 сумлык премия

10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге

“Иң яшь автор”

Мәктәп яшеннән узмаган катнашучылар арасыннан иң яхшы язма авторы

15000 сум күләмендә 1 премия

Моннан тыш жюри карары нигезендә, өстәмә махсус премияләр бирелергә мөмкин. Бүләкләр 2020 елның май-июнь айларында җиңүче язма героеның туган авылында махсус бәйрәм оештырып тапшырылачак.

 

Бәйгенең шартлары:

“Бу минем туган авыл!” бәйгесе 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 1 маена кадәр дәвам итә. Нигезләмә белән www.vatantat.ru сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгегә шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта ­4 бит­тән ­артмаска тиеш. Материаллар 420097, Казан, Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: (843) 222 09 70, 8917 927 00 40.

Бәйгедә катнашучының 2020 елның беренче яртыеллыгына ”Ватаным Татарстан” газетасына язылган булуы шарт, квитанция редакциягә язма белән җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.)

 

Бәйгенең нигезләмәсе, тулырак мәгълүмат www.vatantat.ru сайтында 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 1 маена кадәр дәвам итә. Оештыручысы – “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе,

Реклама, 6+ 

Фото: "Ватаным Татарстан" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев