Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Ольга Ковшова: «Телне балалар бакчасында ук өйрәнү мөһим»

Ольга Ковшованың егерме елдан артык педагогик стажы бар.

Элек ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, ә 2015 елда "Бәләкәч" балалар бакчасына тәрбияче булып урнашкан. 
Хәзер сабыйларга татар телен өйрәтә. Моның өчен уен материаллары, төрле җыентыклар, махсус китаплар, таблицалар эшли. 

Мин һәр дәрескә ныклап әзерләнәм.  Нигездә, алар бездә уен формасында уза. Шулай итеп балалар яңа сүзләрне җиңелрәк хәтерләрендә калдыралар. Татар телен дәрес буларак 4-5 яшьтә өйрәнә башлыйлар. Балаларны ике төркемгә бүләбез: беренчесендә татар теле туган тел буларак бара, икенче төркемгә башка милләт балалары йөри. Иң кызыгы шул: башка милләт балалары кайвакыт татар телен җиңелрәк үзләштерә. Кайбер ата-аналар балалары белән татар телендә сөйләшмиләр, андыйлар белән аңлату әңгәмәләре алып барырга тырышам. Татар телен балалар бакчасыннан өйрәнә башлау бик мөһим, без аңа нигез салабыз. Әгәр  балага телне кечкенәдән өйрәтмисең икән, ул инде мәктәптә телне яхшы белмәячәк. Бу вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, - дип исәпли Ольга Ковшова.

Алиса Шәрәфиева, Алга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев