Казанга Герхард Шрёдер килде
Новости

Казанга Герхард Шрёдер килде

Казанга Германиянең элеккеге Федераль канцлеры Герхард Шредер килде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга кыска вакытлы эшлекле сәфәр белән "Роснефть” директорлар советы рәисе, Германиянең элеккеге Федераль канцлеры Герхард Шредер килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан аэропортында Шредерны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алган. 

Мәртәбәле кунак аэропортка төшү белән Казан Кремленә барган. Анда тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен карау буенча экскурсия оештырылган.

Герхард Шредер  “Казан Арена”да 17.00 сәгатьтә башланачак Футбол буенча дөнья чемпионатының Германия — Көньяк Корея матчында катнашу өчен килде.

 

 

Нет комментариев