Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Югары Кондрата халкы авылларында зур өмә оештырганнар

Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Светлана Чалмаева яза

Авыл кешесенең көндәлек тормышы өчен үз хуҗалыгында бар нәрсәнең тәртиптә булуы гына җитми. Урам юлларының тигезлеге, чиркәүнең тирә-ягы чиста булуы, ә зиратның җыештырылып, карап торылуы – күпчелек авыллар өчен олы проблема.

Авылны төзекләндерүгә кагылышлы эшләрне оештыру өчен, гадәттә, акча да, мөмкинлек тә булмый. Безнең Чистай районындагы Югары Кондрата авылы кешеләре бу проблемаларны чишү юлын тиз эзләп таптылар. Авылга керә торган юлның чокыр-чакырларын тигезләү өчен әллә кайдан ярдәм көтеп утырмадылар, үзләре инициатива күрсәттеләр: ком ташып, чокырларга тутырып, юлны тигезләделәр.

Авылдагы барлык кеше өчен дә кирәк булган юлны рәтләүдә авылдашлар Сергей Краснов, Егор Паишев, Петр Турганов һәм Эдуард Рябов,  үз техникалары белән,  иртәннән алып кичкә кадәр көчләрен кызганмый эшләделәр. Бу изге эшне оештыручы – Александр Тарасов. Ташылган комны үз кул көчләре белән тигез итеп таратучылар да  җитәрлек булды. Без, авыл халкы, шушы тигез юлдан үткән саен аларга исәнлек-саулык теләп, рәхмәтебезне укыйбыз. 

Авылларның бетеп баруы күңелне борчыса да, аны карап, истәлекле урыннарны  тәртипләп, саклап тотасы килә. Шундый урыннарның берсе – тирә-юньгә ямь өстәп, иман нуры таратып, авыл уртасында торган чиркәвебез. Аның территориясен матур итеп әйләндерү өчен дә акча кирәк иде.

Чиркәүне карап-чистартып, изге атакай килгән вакытка аны ачып, халыкны җыйнап торучы Вера Турганова белән авыл җирлеге башлыгы Федор Чалмаев авылдашларга мөрәҗәгать иттеләр. Авыл халкының барысы да бердәм булып, үз өлешләрен кертергә ризалашты. Акчаны мең сумнан да ким бирүче булмады. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да, бу хәбәрне ишетү белән, үз өлешләрен кертергә ашыктылар – тиз арада акча кайтарып тапшырдылар. Шулай итеп, акча да җыелды, материал да килде, ир-егетләр бергә җыелышып, эшләп тә куйдылар. Тирә-юньгә ямь керде. Хатын-кызлар да читтә калмадылар: чиркәү эчен юдылар, тышкы якны себерделәр, буйыйсы урыннарны буядылар.

Авыл халкы, үз көче белән, менә шундый зур эшне тәртип белән эшләп чыкты. Үз хезмәтләре, түккән көчләре өчен алмашка берни дә сорамыйча, игелекле эшләр кылып, башкаларга да үрнәк күрсәттеләр.

Ямьле туган авылымның шушындый изге эшләрдә катнашкан  ярдәмчел һәм гади кешеләренә, боларның барысын да оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерә авылдашлар. Ходай игелегеннән ташламасын, барлык халыкларга да исәнлек-саулык бирсен. Киләчәктә дә бердәм булып, авылыбызны ямьләп яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев