Үрәсбаштан Руслан Иванов хатыны турында: «Авылдан курка торган кыз түгел иде» - видео
Ничек яшисең, авыл?

Үрәсбаштан Руслан Иванов хатыны турында: «Авылдан курка торган кыз түгел иде» - видео

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче, өч бала тәрбияләүче Ландыш һәм Руслан Ивановларның иртәсе сәгать дүртенче яртыдан ук башлана.

Кояш белән бергә йокыдан торып, фермага эшкә барганчы (Руслан тракторда эшли, ә Ландыш бозаулар карый) үз хуҗалыкларындагы малларны карый алар.

Бүгенге көндә гаиләнең мөгезле эре терлекләр саны – 13, шуларның бишесе – савым сыер, калганнары тана, үгез һәм бозаулар. Өстәвенә атлары бар, тавык-чебешләре дә берничә дистәдән артык.

Ивановлар инде 17 ел бергә. Руслан хатыны Ландыш турында: "Авылга кунакка кайтып йөри иде, шунда таныштык. Авылдан курка торган кыз түгел, шуңа монда калырга булдык", - ди.

Ивановлар өч бала тәрбиялиләр. Уллары кечкенәдән атлар ярата, шуңа әти-әнисе аңа туган көненә ат бүләк иткән. Кече кызлары да әти-әнисенә охшаган. Ә уртанчы кызлары маллар янына бик чыкмый икән, ул исә 9 классны бетереп, медицина юнәлеше буенча укырга кергән.

Хезмәт даны


Нет комментариев