Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Радий Харитонов: «Спартакиада – авыл халкының берләшүенең бик яхшы мисалы»

Зәй районының Аксар авылында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында агымдагы елда беренче ярышлар үтте.

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында авыл халкын физик культура, спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, авыл хезмәтчәннәренең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту, авыл җирлекләре командалары катнашындагы республика ярышларына көчле спортчылар туплау мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. 

Аксар авылында узган әнә шундый ярышларда төрле авыл җирлекләреннән тупланган 13 команда үзара көч сынашты. Спорт сөючеләр  чаңгы ярышларында, гер күтәрү, аркан тартышуда беренчелек өчен көрәштеләр. Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин  сәламләп, аларны зур җиңүләргә өндәде.

- Ярышларның нәкъ менә безнең Аксар җирлегендә үткәрелүе очраклы түгел. Берничә ел рәттән районкүләмендә оештырылучы спорт чараларында безнең авыл җирлеге командасы беренчелекне яки призлы урыннарны бирми. Монда иң мөһиме - халыкның спортны үз итүе. Гомумән, төрле авыллардан килүчеләр белән үзара аралашып, шау-гөр килеп ярышу үзе бер күңел күтәренкелеге бирә. Бу, чын мәгънәсендә, саф һавада спорт бәйрәме булды, - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. 

Спартакиада төрле спорт төрләрендә 87 кешене берләштерде, дип хәбәр итә район матбугат үзәге. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында  чаңгы узышларында Петр Коронов беренчелекне бирмәде. Икенчедә – Динар Хәйруллин, өченчедә – Николай  Захаров.  Хатын-кызлар арасында Дарья  Смирнова  - I, Гөлназ Тихонова - II, Олеся Емельянова - III урында. 

Гер күтәрүдә ир-егетләрдән  75 килограммга кадәр үлчәүдә Аяз Заһидуллин беренче урын яулады, икенчедә - Раил Нуруллин, өченчедә – Инсаф  Гыйләҗиев, ә 75 килограммнан артык үлчәүдә Ленар  Насыйбуллин җиңүче булды, Роман Тугашов - икенче, Демьян Игнатьев – өченче.  Хатын-кызлар арасында  65 килограммга кадәр үлчәүдә Гүзәлия  Миңнуллина – җиңүче, Эмилия  Абдулаева белән Эльвира Краснова икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.   65 килограммнан артык үлчәү авырлыгында беренчелек – Олеся Емельяновада, икенчедә – Әлфинур  Хисамова, өченчедә - Лизирә Гайфуллина.

 Аркан тартышуда  Баграж җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урынны – мәлемлеләр, өченчене аксарлылар алды. 

"Спартакиада төрле яшьтәге гражданнар арасында физик культураны популярлаштыру өчен бик яхшы чара булып тора. Ярышларда 16 яшьтән өлкәнрәк булган яшь спорт сөючеләр дә, ата-аналар, укытучылар да катнашты. Бу – авыл халкының берләшүенең бик яхшы мисалы, чөнки барысы да  үз авылларының намусын яклыйлар. Минемчә, мондый чаралар аша без патриотизм, Ватаныбызга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт тәрбиялибез", - дип фикерләре белән уртаклашты Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Радий  Харитонов.

Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары

Фотолар Аксар авылы җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев