Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Олы Тәрбиттә яшьләр дә яшәп кала

Кайбыч районының Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов белән елның соңгы көнендә сөйләшеп, Олы Тәрбит халкыннан көнләшеп куйдык.

Кайбыч районының Чүти авыл җирлегенә ике авыл керә: берсе – Чүти (анда мишәрләр яши), икенчесе – Олы Тәрбит (керәшен авылы). Ел азагында сулыш алыр вакыты булмаса да, җирлек башлыгы Петр Петрович безнең белән сөйләшергә җай тапты. Үтеп киткән елдагы эшләрне телгә алып, 2023 елга планнары турында да әйтеп үтте.

Олы Тәрбитнең җиде урамы юлларына да вак таш түшәлгән. Халык күп йөри торган чишмәләрдән өчесенең дә тирә-ягы төзекләндерелгән.

2023 елда үзара салым һәр кешедән 500 сум исәбеннән җыелачак. Ул акчага Олы Тәрбит зиратындагы артык зур үсеп, аву куркыныч булган карт агачларны кисеп, зиратны тәртипкә китерү ниятләре бар. Шулай ук, юлларына таш салып, авылдагы тыкрыкларны рәтләп куярга телиләр. Урам юллары да даими карап-тәртипкә китереп торганны ярата. Алары да игътибар үзәгенә булачак.

(Петр Тараканов)

155 хуҗалыгы һәм 558 кешесе булган Олы Тәрбиттә һәм, гомумән, Чүти авыл җирлегендә бүгенге көндә яшьләр дә яшәп кала. Аның сере гади генә: беренчедән, авыл зур; икенчедән, эш бар. Тырыш, уңган керәшеннәр яшәүче Олы Тәрбит – мөгезле эре терлек фермалары сакланып калган сирәк авылларның берсе. Сыер савучылар өч сменада эшләп йөри анда. “Август”та хезмәт хакы да әйбәт. Тәрбитнең ир-егетләре М-12 федераль юл төзелешендә дә эшлиләр әле.

Чүти авыл җирлегендә 25-30 яшьлекләр күп булып, араларында гаиләләре дә бар. 2022 елда бу җирлектә унөч бала туган. Җиде яңа йорт төзелгән. Җирлек җитәкчелеге тарафыннан авыл кешесе өчен уңайлы тормыш шартлары тудырылуга тиешле игътибар бирелүен дә күрсәтә бу саннар. Петр Тараканов җитәкче булып билгеләнгәннән соң үткән биш ел дәвамында, Чүти авыл җирлеге – барлык төр эш күрсәткечләре буенча да районда беренче урында...

Махсус хәрби операциягә китүче җиде егеткә, керәшен бердәмлеге, киң күңеллелеге белән, халык 95 мең сум акча җыеп биреп җибәргән. Кайбыч муниципаль район җитәкчелеге дә китүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән. Аларның әти-әниләренә, Яңа ел алдыннан, азык-төлек салынган пакетлар һәм көнкүреш кирәк-ярагы илтеп тапшырганнар. Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең балаларын да Яңа ел сюрпризы белән шатландырганнар: өчәр пакет Яңа ел күчтәнәче өләшкәннәр.

Петр Тараканов җитәкчелегендәге Чүти авыл җирлегендә, әнә шулай, балаларның да, олыларның да кадерен белеп, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Петр Петрович Яңа ел һәм Рождество уңаеннан үзенең котлауларын, теләкләрен дә җиткерде: “Еллар яхшы килсен. Киткән егетләребезнең барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Авыл хуҗалыгында эшләр гөрләп барсын. Күңелләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч булсын. Үз йолаларыбызны, гадәтләребезне саклап, янәшәдәге башка халыклар белән бердәм булып, авылларыбызны яшәртеп яшик”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев