Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Максимовлардан рецептлар

Каймакта пешкән чуртан Чуртан балыгын, бигрәк тә зурларын, кыздыргач, коры була, дип, күпләр өнәми. Әмма юкка. Күп итеп суган турап, каймакта томалап пешерсәң, чуртан балыгы ашап туймаслык тәмле була. Скумбрия салаты Әлеге салатны ясау өчен, ике кисәк ысланган скумбрия, 2­3 бәрәңге, 2 тозлы кыяр, 4 аш кашыгы яшел борчак, 1...

Каймакта пешкән чуртан
Чуртан балыгын, бигрәк тә зурларын, кыздыргач, коры була, дип, күпләр өнәми. Әмма юкка. Күп итеп суган турап, каймакта томалап пешерсәң, чуртан балыгы ашап туймаслык тәмле була.
Скумбрия салаты
Әлеге салатны ясау өчен, ике кисәк ысланган скумбрия, 2­3 бәрәңге, 2 тозлы кыяр, 4 аш кашыгы яшел борчак, 1 кишер, майонез, яшел салат яфрагы, укроп, петрушка кирәк. Бәрәңге белән кишерне пешереп, шакмаклап турарга. Шуңа ваклап туралган тозлы кыяр, яшел борчак, туралган салат яфрагы, укроп, петрушка кушып, майонез салып әйбәтләп болгатырга. Табынга биргәндә, өстен балык кисәкләре, түгәрәкләп киселгән кишер белән бизәргә.
Балык консервасы әзерләү
20 сантиметрдан да зур булмаган елга һәм күл балыкларын чистартып, башлары белән койрыкларын кискәч, турап, өч сәгать чамасы томалап пешерергә кирәк. Аннары, стерилләнгән ярты литрлы банкаларга тутырырга, калай капкачлар белән ябарга. 2 килограмм туралган әзер балык өчен 1,52 стакан үсемлек мае, 2 стакан су, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы томат пастасы, 8­10 түгәрәк борыч, 2­3 лавр яфрагы, бер аш кашыгы өеп тоз алына. Болардан 3­4 банка әзер консерва чыга.
Тәмле ашлар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев