Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кибет тә, клуб та, медпункт та юк: "Туганайлар" газетасы журналистлары 17 кеше яши торган Талкыш авылында булдылар

Талкыш керәшеннәре тормышы белән танышып кайттылар

17 ноябрь көнне "Туганайлар" газетасы журналистлары Питрәч районының Талкыш авылында командировкада булдылар.

Авылда барлыгы 17 кеше яши. Аларның күбесе – пенсионерлар. Җәй көне шәһәрдән кайтып торучылары да бар.

Авылда мәктәп тә, клуб та, медпункт та, кибет тә юк. Атнага бер тапкыр кирәк-яракларны алыр өчен автолавка килә. Шулай ук, атнага бер тапкыр сөт продукциясе дә китерәләр икән.

Талкыш керәшеннәре борынгы киемнәрне, йолаларны саклап яшиләр. Лиза һәм Татый әбиләр журналистларыбызны милли күлмәкләрдән каршы алганнар.

Валентина Кнайнованың йортында да кунакта булганнар. Биредә"Кода көй"ләрен яздырып алу бәхете тигән.

Җәй һәм көз көннәрендә авылда зур һәм истәлекле вакыйга булып узган. Талкышта "Микулай" фильмын төшергәннәр. Съёмкаларда авыл кешесе дә катнашкан.

Фильмны менә шушы йортта төшергәннәр

Талкыш авылы тормышы һәм кешеләре турында газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев