Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Казаклар Чаллысы авылында өйләргә дә чишмә суы килә

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына эш-планнары белән таныштырды.

– 2022 елның Казаклар Чаллысы авыл җирлегендәге иң зур вакыйгасы: Иванай авылында алты ел буе төзелгән чиркәүне ачуга ирештек. Иванай, Казаклар Чаллысы, Бирдебәк авылларының урамнарына вак таш җәелде. Иванай, Казаклар Чаллысы, Үри Чаллысы, Бирдебәк авылларында урам утларын яңарттык – багана башларындагы 250 ваттлы лампаларны 50 ваттлысына алмаштырдык. Аларны кабызып-сүндерә торган “светодиод выключатель”ләр дә көйләнде. Электр энергиясе азрак китә торган лампалар урнаштыруның тагын бер файдалы ягы булды: 250лесен 50 ваттлыга алмаштыргач, берсе-берсе урынына 5 лампага артыграк куя алдык.

Үтеп киткән елда, халыкка уңай тормыш шарты тудыру максатыннан, Казаклар Чаллысында чишмә суын автомат рәвештә өйләргә килә торган итеп җайладык. Җирлеккә бу 470 мең сумга төште. Үри белән Бирдебәктә мондый яңа система 2021 елда көйләнгән иде. Бездә чишмәләр агымы көчле булып, әлеге ике авыл арасындагы бер чишмәдән 80 тонна су чыга.

2022 ел азагында Бирдебәктә яңа ФАП ачып, халыкны шатландырдык. Монысы да авыл кешесе өчен бик кирәк иде.

Яңа елга зур планнар белән керәбез. Иванай һәм Казаклар Чаллысы авыллары арасында юл юк, шуны дәүләт программасына кертү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Казаклар Чаллысында мәдәният йортына капиталь ремонт уздыру да – көн тәртибендә, анысын да дәүләт программасына кертергә тырышабыз.

Иванай чиркәве

Безнең Казаклар Чаллысы авыл җирлегендә – 221 хуҗалык, теркәлеп яшәүче кешеләр саны – 550ләп. 2023 елга үзара салым акчасын, кеше башыннан, Иванай белән Үри Чаллысында – 1000 сумнан, ә Бирдебәк һәм Казаклар Чаллысында 500 сумнан җыябыз.

Шул акчага Иванай халкын чишмә суы белән тәэмин итүне җайга салырга уйлыйбыз, моңа кадәр алар артезиан суыннан файдаланды.

Үридәге бер урамга таш түшәлеп бетмәгән иде, шуны ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бирдебәк авылының клубын ремонтлыйсы бар.

Иван Ананьев үзе

Яңа елда бу эшләрнең барысын да башкарып чыга алсак иде. Ел тынычлык, табыннар муллыгы, һәркемгә сәламәтлек алып килсен. Мобилизацияләнгән тугыз егетебез дә исән-сау йөреп кайтсыннар, җирлек халкы иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев