Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Кәләй халкы – ярдәмчел, Ватанга файдалы булырга омтыла

Әлмәт районының Кәләй авыл җирлеге башлыгы Светлана Бастылева авылдашларының эшле тормышы һәм алдагы планнар турында сөйләде.

Барлык авыл җирлекләрендәге шикелле үк, ел азагы мәшәкатьле инде ул. Иске елда төгәлләп бетерәсе эшләр дә күп була. Әлбәттә, безнең Кәләй җирлегендә 2022 елда байтак нәрсәләр эшләнде. Һәр елдагыча, язын җир кардан ачылуга, ике ай дәвамында күмәк өмәләр үткәрдек. Апрель һәм май айларында авыл халкы урамнарны, тыкрыкларны, тирә-якны җыештырдык. 30 июльдә Авыл көнен оештырып, бәйрәмгә бар халыкны җыйдык.

Махсус хәрби операциягә Кәләй авылыннан унике егетне озаттык. Аларның барысы белән дә элемтәдә торабыз. Безнең халык – патриотик рухлы, Ватан өчен файдалы булырга тырыша. Мәсәлән, ярдәм буларак, авыл клубында махсус маскировка челтәрләре үрү оештырылды, килүчеләр күп булды. Хәзер дә әле гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

2023 елның беренче көннәрендә үк диярлек, Кәләйдә спорт ярышы үткәреләчәк. 3, 4 һәм 5 январьдә хоккей турниры була. Сүз уңаеннан, 2022 елны да спорт ярышы белән озаттык дияргә була: 18 декабрьдә Кәләй мәктәбендә милли көрәш буенча республика турниры узды.

Кәләй халкы яңа 2023 елга зур планнар белән керде. Авыл паркын төзекләндерү эше бу елда да дәвам итәчәк. Кәләй зиратын койма белән әйләндереп алып, капка урнаштырачакбыз. Авыл чишмәсен төзекләндереп, андагы купельне яңасына алмаштыру да күздә тотыла. Урам баганаларындагы лампаларны яңарту, СИП кабельләр уздыру да – алда торган зур эшләрнең берсе. Юлларга асфальт җәю дә эш планына кертелгән.

Үзара салым акчасына килгәндә, Кәләйдә аны үткән еллардагыча калдырдык: һәрбер кешедән 500 сум җыячакбыз.

Яңа елга теләкләрнең иң яхшысы: тынычлык, сәламәтлек, шатлык-бәхетләр генә китерсен, якыннарыбыз да, үзебез дә исән-сау булыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев