Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Дүсмәтлеләр тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программаларында катнашуны бурыч итеп куя

Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Михайлович Ефимов барлык төр программаларда катнашырга ниятли.

– Алдагы планнар турында сөйләгәндә, дәүләтнең авыл кешесе тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларының барысында да катнашуны бурыч итеп куям.  Шул исәптән, авыл хуҗалыгына, яшьләргә һәм, шулай ук, юллар төзелешенә кагылышлы программаларда да!

Хәл итәсе мәсьәләләр күп, шулардан – Дүсмәт белән Акман арасында юл салу; Иске Комазан мәктәбе бинасында урнашкан клубта, балалар бакчасында һәм китапханәдә ремонт ясау. Боларны башкарып чыгуда муниципаль район җитәкчелеге ярдәменә өметләнәбез.

Җирлек башлыгы вазифасына сентябрь аеннан гына алынсам да, шактый эшләр башкарырга өлгердек. Олы яшьтәгеләрне шатландырып, Өлкәннәр көнендә 213 кешегә һәрберсе 350шәр сумлык азык-төлек пакеты өләштек.

Дүсмәт авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак, җылы кием, бәйләм оекбашлар, ашамлык җыеп озатты. Умартачыларыбыз бал китерделәр. Безнең җирлектән мобилизацияләнгән егетләрнең семьяларына булышу максатыннан, аларга депутатлар, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр беркетелде. Ул семьяларларга утын кайтарту өчен заявка да бирелде. Егетләребезне шатланып каршы алу көннәре тиздән җитәр дип уйлыйбыз... Бу күмәк чаралар бездә халыкның бердәмлеген, киң күңелле булуын ачык күрсәтте.

Казанда һәм Мамадышта оештырылган көзге ярминкәләрдә безнең җирлек хезмәтчәннәре ике тапкыр катнашты.

Тольятти эшмәкәрен чакыртып, алдан үзләре Дүсмәт  клубына сузган җылылык челтәрен  кабат эшләттердек. Ике арада төзелгән һәм гарантия вакыты биш елга исәпләнгән муниципаль контракт нигезендә башкарылды ул эш.

БТИ белән килешү төзелеп, дүрт авылда да юллар үлчәнде, аларның техник паспортлары ясалды. Бу – юлларны ремонтлау һәм алардан тиешенчә файдалану өчен алга таба эшне планлаштыру ягыннан бик тә мөһим.

2023 ел безнең Дүсмәт авыл җирлеге халкына бердәмлек алып килсен, уртак тел табып,  олы бер гаиләдәй тату булып, аңлашып һәм бер-беребезгә булышып яшәсәк иде. Үзебез, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз – сәламәт, ә еллар тыныч һәм уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев