Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Арумы, туганай, Питрәч

Питрәч халкы районның 85 еллык юбилеен 5 сентябрь көнне матур бизәкләр, яңгыравык музыка һәм күтәренке кәеф белән нарат аланында билгеләп үтте.

Бәйрәмне оештыручылар килгән кунакларны кызыклы, мавыктыргыч чаралар белән таң калдырды. Шоуда чакырылган район кунаклары белән бергә җирле таланлар да катнашты. Стадионга "тимер атлар"ында җилдереп килеп кергән байкерлар халык өчен зур сюрприз булды.

Төрле тармакларда озак еллар буе хезмәт куйган атказанган питрәчлеләрне, тантаналы рәвештә котладылар. Бәйрәмгә махсус "Питрәч районына 85 ел" дип аталган юбилей медале ясатканнар. Истәлекле бүләкне районның 85 кешесенә тапшырдылар. Беренчеләрдән булып бүләккә 21 Бөек Ватан сугышы ветераны лаек булды.

Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм оригинал жанрдагы гадәти булмаган артистлар командалары катнашында зур шоу узды. Сәхнә тирәсендә кызыклы маҗаралар күп булды. Бала-чага йомшак рингта зур перчаткалар киеп "җиңел" бокста көч сынашты. Олылар зур кызыксыну белән төрле ярышларда катнашты.

Оештыручылар бәйрәм кунакларына Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның музеннан экспонатлар да тәкъдим иткәннәр. Халык күңеленә болар аеруча да ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X