Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Албайның биш герое - музейга экскурсия

Мамадыш районының Албай авылы - илдә генә түгел бөтен Җир шарында үзенчәлекле

 

 

Ул – илгә биш Герой биргән Мамадыш районының Албай авылы.

Албайлыларның иң беренче горурлыгы – Гражданнар сугышының легендар каһарманы Степан Домолазов (1985-1937). М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, 1937 елга кадәр Кызыл Армиянең Идел буе хәрби округында командир вазифасында була. Күрсәткән батырлыклары өчен өч мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, исемле корал һәм алтын сәгать белән бүләкләнә. Ни кызганыч, Степан Домолазов  1937 елда репрессия корбаны була. Михаил Москвин (1910-1969) 1942 елның октябреннән – Бөек Ватан сугышы фронтында.

Батальон командиры өлкән лейтенант Михаил Москвин 1943 елның сентябрендә, үз сугышчылары белән, беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп, плацдарм яулый. Батальон дошманның 5 контр һөҗүмен кире кайтара, корпусның төп көчләренә елганы кичәргә ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен, Михаил Москвинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң Ленинград Югары бронетанк гаскәрләре офицерлары мәктәбен тәмамлаган кыю офицер Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, “Кызыл Йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.  

Иван Максимов (1924-1987) 1943 елда Смоленск хәрби пехота училищесын тәмамлагач, сугышчан операцияләрдә катнаша. Рота командиры өлкән лейтенант Иван Максимов 1945 елның 30 мартында, Польшаның Данциг шәһәре читендә ныгытылган саклану сызыгын штурмлаганда сугышчыларын беренче булып һөҗүмгә күтәрә. Рота шәһәрне азат итүдә актив катнаша, дошман танкларының 6 контр һөҗүмен кире кага һәм Висланы кичеп, полкның төп көчләре килеп җиткәнче плацдармны тотып тора. Батырлыгы өчен, офицер Иван Максимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.   Каһарман албайлылар арасында “Россия Герое” исеменә лаек булган  хәрби очучы Георгий Смирнов (1914-1941) та бар. Ул фашистларның 5 самолетын бәреп төшерә, 22 хәрби очыш барышында гитлерчыларның өсләренә 17 тонна бомба ташлап, танк колонналарын, автомашиналарын юк итә. 1941 елның 8 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма авиация полкының звено командиры лейтенант Георгий Смирнов авыр яралардан госпитальдә вафат була, ә бүләкләү кәгазьләре кайдадыр югала. Сугыш башланганга 67 ел узгач кына, аның Алтын Йолдыз медален юллап табалар. Россия Президенты В.Путинның 2008 елдагы Указы нигезендә лейтенант Георгий Смирновка “Россия Федерациясе Герое” исеме бирелә.  

Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов –  Албай авыл җирлегенә кергән Зур Арташ авылыннан. Ул 1927 елда туган. Япон самурайларына каршы сугышта катнашкан. Каһарманлыклары өчен, бу керәшен егете “Японияне җиңгән өчен” медаленә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була...

 

Фирая Моратова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Горурланам,Туган ауылым белэн.