Субашта кичен урамны электр уты яктырта
Теләче районының Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Субаш авылында быел планда каралган эшләрнең барысының башкарылганын хәбәр итте.
– Гомумән алганда, үзара салым программасы буенча, Субаш авылында 2021 елда юллар тигезләнелде, урам утлары өлешчә каралды, – диде ул. – Шулай ук, сугышта һәлак булган һәм исән кайткан сугыш ветераннарына, якташларыбызга һәйкәл куелды. Федераль программа ярдәме белән һәйкәл территориясе дә төзекләндерелде.
Нет комментариев