Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Галимә Флёра Баязитова керәшен туйларындагы иң матур йоланы атады

Керәшеннәрнең туй йолаларын фән кушканча өйрәнгән галимә сүзләренә караганда, безгә йолаларыбызны бүгенге көнгә җайлаштырырга кирәк.

Совет һәм Россиянең тел белгече, филология фәннәре докторы Флера Баязитова керәшен туйларының үзенчәлекләрен һәм аерымлыкларын татарларның башка этник төркемнәре йолалары белән янәшә куеп өйрәнгән галим. Аның “Гомернең өч туе” дип исемләнгән китабында керәшен туйлары бик җентекләп сурәтләнгән. Галимәнең керәшеннәргә багышланган күп кенә фәнни язмалары, хезмәтләре, китаплары бар.

Соңгы елларда керәшен туйларына игътибар артты. Төрле фольклор коллективлары туй күренешләрен сәхнәгә алып менде, туйларга керәшенчә йолалар кайтарыла башлады. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле дә бер сезонында туй күренешен зур сәхнәдә күрсәтте. Бүгенге заман шартларында керәшен туйларын ничек уздырып була? "Керәшен туеның онытырга ярамаган, иң матур йоласы нинди йола ул?", - дигән сорау белән Флёра Баязитовага мөрәҗәгать иттек. 

 - “Туй йолаларын фәнни яктан күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, бу йолалалар – халык иҗаты. Ә халык иҗатын мин төпсез коега тиңләр идем. Ә аларны өйрәнү гомер буена барырга тиеш”, - дигән фикерләре белән бүлеште галим.

Флера Баязитова сүзләренчә, туй – барлык халыклар өчен дә иң борынгыдан килгән иң үзенчәлекле, эчтәлекле, иң мөһим вакыйга. Бу көнне ике гаилә традицияләре кушыла, йолалар килеп бәйләнә, матди һәм рухи яктан берләшү мизгеле дә ул. “Туй йолаларында борынгы һәм хәзерге яшәеш кара-каршы очраша. Бүгенге көндә - үзгәрешләр чорында, борынгылыкны саклап, йолаларның иң матурын бүгенге көнгә җайлаштыру да кирәк. Керәшеннәрнең туй йолалары арасында шундый бер бик матуры – кара-каршы җырлашу. Әлеге “уен” бик борынгыдан  бүгенгә кадәр сакланып килгән, киләсе тормышта да яшәргә лаек булган күренеш”, - дип белдерде керәшеннәрнең диалектын, фольклорын өйрәнгән галимә, филология фәннәре докторы Флера Баязитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев