Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Евгений Максимов: "Кушаматлар туй бизи"

Туйлар, бәйрәм, мәҗлесләр алып баручы "Керәшен борчагы" Евгений Максимов кайбер туйларда күргәннәре белән уртаклашты

Соңгы елларда керәшен туйларына игътибар артты. Төрле фольклор коллективлары туй күренешләрен сәхнәгә алып менде, фильмнар, тапшырулар төшерделәр. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле дә быелгы сезонында “Гөргөри кияүләре+” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашасында туй күренешен зур сәхнәдә күрсәтте. Ә керәшен туйларын бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып ничек итеп уздырырга? Бүгенге көн туйларында нинди йолалар очрый? Бу хакта керәшен бәйрәмнәрен алып баручы карендәшләребез белән сөйләштек.

Туйлар, мәҗлесләр алып баручы яшь буын вәкиле Евгений Максимов фикеренчә,  туйны тулысы белән керәшен йолалары буенча уздырга теләүчеләр бик сирәк. Тик шулай да, керәшен туйларында кара-каршы җырлау бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. “Мин катнашкан туйларда кыстап җырлаулар әле бар. Шулай ук каз бүлү, бөккән сату, кәләшнең фатасын салдырып, ак яулык бәйләтү, түшәк сату кебек йолалар әлегәчә сакланып калган. Ләкин керәшен туенда иң кызык һәм истә калырдай мизгел – кушаматлар турында сөйләү. Һәр керәшеннең кушаматы бар, шуңа күрә әлеге момент керәшен туена колорит өсти”, - дип сөйләде “керәшен борчагы” Евгений. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев