Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Бердәм дәүләт имтиханы гаиләгә кыйммәткә төшә

Мәктәпне тәмамлаучы баласын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен ата-ана шактый зур суммада акча түгә.

Ил буенча гомуми алганда, балаларын математикадан бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) бирергә әзерләүче ата-аналар бер елда барлыгы 41 миллиард сум акча тотканнар, ә инглиз теленнән – 32 миллиард сум. “Шаг– поступай в университет” проекты уздырган сорашу-тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Россия Дәүләт думасы мәгариф комитеты председателенең беренче урынбасары яна Лантратованың “Аргументы и факты”дагы әңгәмәсендә әйтелгәнчә, 2022 елда үткәрелгән сорашу-тикшеренү илебездә бары тик 9 гаиләнең генә репетитор ярдәменнән файдаланмаганын ачыклаган. Өлкән классларда укучы 1,1 миллион кыз һәм егет  (X-XI класс укучыларының 78 проценты!) бердәм дәүләт имтиханына өстәмә рәвештә әзерләнәләр икән. 3 миллионга якын укучы математикадан имтиханга репетитор ярдәмендә яки түләүле курсларда әзерләнә.

Россия Президенты карамагындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тикшеренүләре 2021 елда илебездә мәктәп укучыларның өчтән бере (64,7 проценты) репетиторларга өстәмә дәресләргә яки махсус курсларга йөргәнен күрсәткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев