Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Варис – дәвамчы ул

Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр...

Татарстан варислары берлегенең максаты - балалардә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялларны бергәләп, күңелле итеп оештыру.
Варисларның девизы - "Һәрвакыт әзер!"
Лозунгы - "Көн саен яхшылык кыл!"
Символлары - зәңгәр, яшел, кызыл төсләр. Зәңгәр - дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк. Яшел - җир шары төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, ышанулары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.
Кызыл - игелеклелек төсе, кешеләргә яхшылык кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы.
Балалар үзидарәсенең иң югары органы - сбор.
Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карарлар кабул итәләр.

Варисларның биеклекләре өчәү: "Варис", "Өлкән варис","Варис - инструктор".
Бу оешма - үзе бер дәүләт. Шуңа күрә дә аның таянып эш итә торган закон - кагыйдәләре бар:
- Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.
- Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.
- Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.
- Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
- Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.
Татарстан варислары берлегенең 1995 елдан бирле эшләп килүче "Мирас" профильле сменасы республикадагы балалар лагерьлары белән тыгыз элем-тәдә эшли. Лагерь ачылу белән лидерлык үзәкләре үз эшләрен башлап җибәрә - төрле түгәрәкләр, интеллектуаль уеннар, иҗади мастерскойлар, аралашу тренинглары һәм төрле коллектив-иҗади гамәлләр, сәяхәтләр, күңел ачу программалары оештырыла.
Татарстан варислары берлеген булдыруга үзеннән күп көч куючыларның берсе - Семен Петрович Федоров. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегендә өлкән киңәшче. Быел Семен Петрович "Айбагыр" керәшен балалар лагеренда ял итүчеләр янында да булып, аларның ничек ял итүләре белән танышты, алар белән аралашты, уй-теләкләре белән кызыксынды, игелекле, шәфкатьле булуларын теләде.
- Исегездә тоты-гыз: үзегезнең һәм якын-нарыгызның тынычлыгы, иминлеге сезнең кылган гамәлләрегезгә бәйле. Бу эш киләчәктә дә дәвам итсен, ә беренче булу омтылышы тормышта этәргеч бирсен, - дип, малайлар һәм кызларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: варис Татарстан варислары берлеге