Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

СПАС ЯРМИНКӘСЕ ГӨРЛӘДЕ

Шүрнәк авылының керәшен этнокультуралы мәктәбе укытучысы Ләйсән Абакаева Алабугада узган Спас ярминкәсенә үз балы белән килгән. Уку елы тәмамлануга, Абакаевлар бөтен семьялары белән, үзләре дә бал кортларыдай, дәррәү чүнниккә күчәләр икән. Ләйсәндә товарның ниндие генә юк: суырткан бал, кәрәзле бал, балавыз, прополис, әчегән бал...

Шунысын да әйтми китми булмый, шүрнәклеләр ярминкәдә бал сатып кына калмыйча, керәшеннең гореф-гадәте, көнкүреше белән дә таныштырдылар. Ярминкәнең "авылында" керәшен өе дә корылган, сый-хөрмәте дә әзерләнгән иде.

Спас ярминкәсе Алабугада быел бишенче тапкыр узды. Аның тарихы бик еракка барып тоташа. Мәкәрҗә, Ирбит кебек данлыклы ярминкәләр белән беррәттән, 19 гасырда ук гөрләгән ярминкәгә Россиянең 86 шәһәреннән күпецлар җыела торган булган. Алабугада Спас ярминкәсе ярты гасыр узганнан соң яңартылып, 2008 елдан кабат уздырыла башлады.

Быел Алабугага Мәскәү, Питер, Түбән Новгород, Казан, Ижау, Уфа, Углич, Пермь, Ульяновск, Омск, Киров, Чабаксар, Сергиев Посад, Кострома һәм башка шәһәрләрдән 600 дән артык мастер һәм сәүдәгәр килгән.

Спас ярминкәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Почетлы кунаклар арасында шәһәрнең данлыклы дворян нәселләренең дәвамчылары - княгиня Ксения Юсупова-Шереметева, Россия Дворяннары собраниесе башлыгы бөек князь Григорий Гагарин һәм чит илләрдән килгән башка вәкилләр бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спасская ярмарка Елабуга