Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Россия халкы илен алыштырмый

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре шуны ачыклаган.

Тикшеренү-сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәр ун кешенең тугызы даими яшәү өчен чит илгә китүне күз алдына да китерә алмый. Бары тик һәр бишенче кешене генә үз балаларының һәм оныкларының чит илдә укуы һәм эшләве кызыксындыра икән.

Тикшеренү-сораштыруда катнашкан кешеләрнең 83 проценты үз балаларының һәм оныкларының чит илгә күчеп китүләренә каршы.

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белегчләре әйтүенчә, дөньядагы cәяси, икътисадый һәм финанс кризисы нәтиҗәсе буларак, 2023е елда Россия халкының күпчелеге үсеп килүче яшь буынның үз илебездә укуын һәм эшләвен хуплый.

Кеше олыгая барган саен, үзенең дә, балалары һәм оныкларының да чит илгә китүен күз алдына да китерә алмый башлый. Бу, күрәсең, акыл җыйган һәм зуррак тәҗрибәгә ия булган саен, кешенең башка илләрдә яшәүнең уңай һәм тискәре якларын ныграк аңлый башлавы белән дә бәйледер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев