Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Манган күкәй бәйрәме

Түбәнкамалылар, традицияләренә тугры калып, тагын сәхнәләштерелгән Олы көн бәйрәмен үткәрделәр. Быел аны Олы көн атнасының икенче көненә - 6 майга билгеләгәннәр. Эш көне булгач, тамашачы җыелырмы икән, дигән шикләнү белән бардык. Юкка борчылганбыз, Халыклар дуслыгы йортының концертлар залы халык белән шыгрым тулы иде.

Концерт башланганчы, тамашага килгән халык "Күкәй тәгәрәтешле" уенын да уйнап, түгәрәк эчендә биеп-җырлап та, "Сүрәкә" ансамбле җыручыларының иң матур җырларын тыңлап та өлгерде. Концертка килүчеләр саныннан күренеп тора: Түбән Кама керәшеннәре Олы көнне олылыйлар. Монда - Республиканың төрле районнарыннан җыелган халык. Алар, "Шәһәр кешесе" статусын алсалар да, йола-гадәтләрен онытып бетермиләр. Хәер, оныту түгел, "түбәнкамалылар" дигән үзенә бер төрле төркем ясап, үзенчәлекле культурасын тудырганнар. Шәһәрнең нигезен тотып торучы Чәбия, Актүбә керәшеннәре көйләре Мамадыш, Чистай, Алабуга һ.б. як җырлары, биюләре белән баетылган. Бәйрәм бу хәлендә төрле төстәге салават күперенең балкуын хәтерләтә.
Түбәнкамалылар Пасха бәйрәмен ел да үткәрәләр. Сценарийларын бер елдагысы икенчесенә охшамый торган итеп төзиләр. Быелгысы да башкаларыннан нык аерылып торды. Беренчедән, бәйрәмне Түбән Кама районы Зур Аты чиркәве настоятеле отец Михаил ару сүз белән ачты. Красный Ключ чиркәве священнигы отец Гиоргий исә Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасийның бәйрәм уңаеннан җибәрелгән котлау текстын җиткерде. Аларның чыгышыннан соң залда гади булмаган ниндидер серле бер тантаналылык урнашты.
Икенчедән, сәхнә тутырук балалар булуы сөендерде. Тамашаның башыннан ахырына чаклы җырлап-биеп йөргән 4 яшьтән алып сиксәнгә хәтле булган артистлар сәхнәдә концерт кына куймадылар, тулысынча керәшен тормышы белән яшәделәр. Ул тормышта халкыбызга хас сөенү, беркатлылык та, киң күңеллелек тә, юмартлык та чагылды.
Өченчедән, "Сүрә-кә"леләр керәшен туе күренешен бөтен тулылыгы белән күрсәттеләр. Кодалар ягыннан бер-берсенә кара-каршы җырлана торган борынгы җыруларыбызны белү буенча түбәнкамалыларны кем генә уздыра алыр икән?
Барысы да чып-чын туй кебек булды: түшәк-җастыкка сатулашу да, килен әйберләрен эләргә "чөйләр" алу да, яшьләр биегәндә, аяк асларына акча чәчүләр дә, хәтта зур чиректән кумышка сонулар да.
Инвалид коляскаларында чыгып җырлап бию-че Мария Логинова бе-лән Раиса Мищихинаның чыгышларыннан соң күзләр яшьләнсә, бәй-рәмне алып баручы Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов сөйләгән кәмитләрдән көлеп эч катты.
Яраткан шагыйребез Никифор Тукмачев, елдагыча, үзенең шигырьлә-рен сөйләп кенә калма-ды, борынгы озын көйгә җыру әйтеп тә бирде. Туйда баш кода ролен дә үтәде.
Түбән Кама керәшеннәрен кузгатып җибәрүчеләрнең берсе - Анна Бутяева - бүген дә бәйрәм тоткасы булды. Ул көннәрдән соң узып киткән ике дистәдән артык елның җиле аңа тимичә үткән, диярсең. Үзе матур, үзе дәртле, үзе җор телле... Күз генә тимәсен.
Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, бәйрәм ахырында сәхнәгә менеп, бу иҗтимагый эшне авырыксынмыйча тартып алып баручыларга бүләкләрен таратты, җылы сүзләрен җиткерде. Ә андый булышчылар, активистлар шәһәрдә, чыннан да, бик күп икән. Сәхнә тутырып басып торучылардан тыш, залда утырганнары арасында да шундый хөрмәткә лаеклылар җитәрлек иде.
Бәйрәм бетте, халык таралышты. Шатлык хисләре белән бергә күңелгә бераз гына борчылу хисе дә кереп оялаган иде. Шушы хәтле керәшен җыелган җирдә "Туганайлар" гәҗитенә дә күпләп язылырлар, дип өметләндек. Халкыбыз өчен кирәк әйберләр бирәбез, уятырга тырышабыз, югыйсә. Күпләп яздырып куандырмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пасха Олы көн Нижнекамск