Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Көнүзәгендә төзелеш проблемалары

Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзелеше, социаль ипотека программасы, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру, районнарда күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү буенча конференция узды. Татарстан Торак-коммуналь, төзелеш һәм архитектура министры Ирек...

Республикада сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5 миллиард сум акча таләп ителә, тик әлегә республиканың 1,1 миллиард сум гына мөмкинлеге бар. Бүгенге көнгә республикада ветераннар өчен 162 йорт төзелә. Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү республика программасына 29 район кергән. Быел әлеге программа буенча республикада 77 күпфатирлы йорт төзеләчәк. Программаны торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга булышлык фонды, Татарстан Республикасы бюджеты финанслый. Муниципаль берәмлекләрдән дә өстәмә финанслау чыганаклары җәлеп ителәчәк. Программаны гомуми финанслау күләме 604,6 миллион сум тәшкил итә.

Республикада күп балалы гаиләләрдән, җир участоклары бирүне сорап, 4 майга 14552 гариза кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция төзелеш дәүләт программалары