Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Георгий сольный концерт әзерли

15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның сольный концерты була. Концерт 18 сәгать 30 минутта Филармониянең концертлар залында уза. Шушы уңайдан, җырчының үзе белән кечкенә әңгәмә оештырдык.

- Тамашачыга зур бүләк әзерләгәнсез. Күптән көтелгән концерт инде бу. Сәхнәгә яңа гына аяк баскан яп-яшь җырчылар сольный концертларын оештырганда, Сез, нигәдер, бу эшне сузып килдегез. Бу юлысында ничек тәвәккәлләргә булдыгыз?
- Үземнең аерым концертымны куймасам да, мин, Аллага шөкер, моңарчы гел сәхнәдә булдым. Концертларда катнашып киләм. Мине яраткан, көтеп торган тамашачым бар. Әнә шул чыгышлар вакытында бер-беребез белән күрешәбез, җырларым өчен рәхмәт әйтәләр. Миңа менә шулар җитә, дип исәпләдем. 15ендә буласы концертыма килгәндә исә, бу - үземнең генә инициативам түгел. Филармониядә эшләүче иптәшләрем дә, коллективның художество җитәкчесе Лидия Әхмәтова да: "Әйдә, Георгий, аерым концертыңны эшлик әле", дип кыстагач, үземнең дә моңа әзер икәнлегемне аңладым. Еллар өстәлә, олыгая барам. Тамашачыга ишеттерәсе җырларым, җиткерәсе сүзләрем бар. Сер итеп кенә әйтәм: мин бит әле шигырьләр дә язгалыйм. Күңел түреннән шигырь булып чыккан әнә шул хисләремне дә яңгыратасым килә. Бер сүз белән әйткәндә, мондый концертка өлгереп җиттем бугай.
- Хәзер оештырыла торган күпчелек концертларда уен-көлкегә, такмак җыруларына зур өстенлек бирелә, ягъни зур шоу күрсәтергә тырышалар. Сезнең концерт программасы да шул принциптан чыгып төзелдеме?
- Алдан ук әйтеп куям: шоу-концерт оештырмыйм. Бу - гадәттәге лирик концерт булачак. Программабыз ике бүлектән тора. Беренче бүлектә татар композиторларының лирик җырлары яңгыраячак. Репертуарымда рус, итальян композиторларының әсәрләре дә бар. Икенче бүлектә ретро җырлар - үзем яшь чакта яратып җырлый торган көйләр булачак. Концертымны нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып бара. Ул минем шигырьләремне дә укыячак. Иң уңышлы дип санаганнарымның берничәсен үзем дә укырмын дип торам. Концертым мине яраткан тамашачы белән чын күңелдән аралашу, аңлашу рәвешендә узар дип өметләнәм, һәрхәлдә, шуны телим.
- Концертта катнашачак башка артистларның да исемнәрен беләсе килә.
- Татарстанның халык артистлары, карендәшләрем Галина Казанцева белән Лидия Әхмәтовалар, яшь башкаручылар Гөлнара Байназарова белән Айрат Имашевлар җырлаячак. "Сәйдәш" бию ансамбле башкаруында 2-3 бию күрсәтеләчәк. Әлегә - шулар. Бәлки, алга таба, әзрәк үзгәрешләр дә булыр.
- Дулкынлану бармы? Кайсы тамашачы ныграк куркыта?
- Бик дулкынланам. Төннәремне йоклый алмый үткәрәм. Тамашачыдан куркам, дип әйтә алмыйм анысы. Мамадыш төбәгеннән күп кенә якташларым киләсе. Алар алдында чыгыш ясау икеләтә-өчләтә җаваплылык өсти. Өмет-ышанычларын аклармынмы, аларга минем өчен кызарырга туры килмәсме, дигән уйлар борчый. Болар, билгеле, хәсрәтле борчылу түгел, ә күңелле борчылулар гына. Бары да әйбәт булыр дип өметләнәм.
- Концертыгызның "урра"га үтүен, күңелегездә зур эш башкарганнан соң була торган канәгатьлек, рәхәтлек хисләре тууын телибез. Уңышлар Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Георгий Ибушев филармония