Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Безнең атакаебыз

Хөрмәтле туганнар! Мин Керәшен Сәрдәсе авылындагы изге Николай чиркәвендә псаломщица булып эшлим. Безнең атакаебыз Димитрий Сизовны тәнкыйтьләп язылган статья белән ("Туганнарыма бер сүз", №2, 29 январь) килешә алмыйм. Без христиан дине буенча, Евангелие өйрәткәнчә яшибез, кешеләргә дә акыллы, дөрес юлдан барырга өндәп, Ходай боерыгы буенча келәү алып барабыз. Ходай боерыгын...

Хөрмәтле туганнар! Мин Керәшен Сәрдәсе авылындагы изге Николай чиркәвендә псаломщица булып эшлим. Безнең атакаебыз Димитрий Сизовны тәнкыйтьләп язылган статья белән ("Туганнарыма бер сүз", №2, 29 январь) килешә алмыйм.
Без христиан дине буенча, Евангелие өйрәткәнчә яшибез, кешеләргә дә акыллы, дөрес юлдан барырга өндәп, Ходай боерыгы буенча келәү алып барабыз. Ходай боерыгын тотып, бөтен кешене якын күреп, чын күңелдән яратып шушы эшкә риза булып баручы кешеләрнең берсе ул Димитрий атакай. Белгәнегезчә, аның шушы газета битләрендә күп кенә статьялары да басылды. Кешенең кайгысын, хәсрәтен уртаклашып, түземлек кирәк, дип, үзенең иманнары, теләкләре белән яңадан терелтә торган атакаебыз ул безнең! Нишләп сектантларның газета һәм китапларын тараттырганга Димитрий атакайны гаепле итеп санарга? Бу эшне кем дә булса контрольгә алырга тиеш, дип беләм. Безнең чиркәүдә китапларыбыз җитәрлек, алып укы гына. Атакайлар берсе дә начарга өйрәтми, бигрәк тә безнең атакаебыз. Аның митрополит булырга да хакы бар һәм булыр да, Алла боерса! Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди халык мәкале.
Чиркәвебез зур түгел, ләкин күңелебез иркен безнең. Теләге булган, булышлык күрсәтергә теләүче туганнарыбызга шат без. Кызганычка каршы, Ходай йортына барырга бик ашкынып тормыйбыз шул. Үзенчә, үзе теләгәнчә, Ходай боерыкларын белергә теләмичә яшәүчеләр дә табыла арабызда. Минем уйлавымча, тынычлыкны чиркәүләрдә генә табарга мөмкин. Иман кенәгәләрен туган телгә күчерүче Василий Тимофеев башлаган эшне алга таба алып баручы кеше ул Димитрий атакай. Белүебезчә, тирә-юнь районнарга да чыгып, кешеләр соравы буенча чиркәүсез җирләрдә дә келәү итә. Кызганычка каршы, транспорты да юк.
Безнең бер бәйрәмне дә үткәрми калганыбыз юк. Атна саен келәү итәбез, Ходай кушканча яшибез. "Алты көнең эшлә, бер көнеңне миңа тапшыр", дип әйтелгән Ходай боерыгында. Бәйрәмнәребез бик күңелле үтә. Шәһәрдән кайтучыларыбыз да бик күп безнең. Атакаебыз дөрес юлдан алып барганга күрә дә, аны яратып киләләр безгә.
Татулыкка ни җитә, без барыбыз да Алла мәндәсе ич, бергә тату яшик, туганнар!
Сезне яратып, Керәшен Сәрдәсе авылы приходыннан
Надежда ЕГОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев