Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Баш редактор сүзе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Менә Аждаһа елларын да озатып җибәрдек. Исеме бик куркыныч булса да, җисеме бер дә кот очарлык булмады. Бу елны газетабыз үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кемдер 10 ел зур гомер түгел, дияр. Болгавыр заманнарда нигез салынып, үз кыйбласын, үз укучысын тапкан специфик газета өчен күп гомер ул 10 ел. Шушы вакыт эчендә безнең белән булган укучыларыбызга, актив хәбәрчеләребезгә, спонсорларыбызга, Яңа елга изге теләкләр теләп, Елан елында да бергә калыйк, дибез.
Инде килеп, Су Еланы елына керәбез. Елның яңа хуҗасын акыллылык, сакчыллык, яшәеш һәм яңарыш символы, диләр. Миңа калса, барысы да бүгенге көндә барыбызга да иң кирәк нәрсәләр!
Бу ел республикабызда экологик культура һәм тирә-якны саклау елы, дип игълан ителде. Миңа калса, экологик культурасы булган кешенең генә күңеле дә экологик яктан чиста була, һәм, киресенчә, күңеле саф кеше үз янәшәсендә дә тик матурлык кына тудыра, булганын әрәм итми саклый белә. Әйдәгез әле, туганайлар, урман-кырларыбызга, елга-чишмәләребезгә, авылларыбызга, ихаталырыбызга күз салыйк. Бар нәрсәбез тәртиптәме, авылларыбыз төзекме, чишмәләребез тибәме?
Бу елның җәендә бөтен җир шарыннан Универсиадага җыелачак кунакларны битебезне кызартмый каршыларга без әзерме?
"Безнең ил - уйнар-көләр җир,
Безнең ил - сандугач сайрар җир", - дип әйтерлегебез бармы?
Чисталык, пөхтәлек, матурлык елы белән сезне, карендәшләребез! Быелгы елларны да бергә уздырырга язсын!
Иң изге теләкләр белән,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар Людмила Белоусова редактор сүзе