Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Ана капиталыннан айлык түләүләр килә башлаячак

Июнь аеннан ана капиталыннан айлык түләүне бер көндә күчерә башлаячаклар. Гаиләләр пособиене һәр айның 5нче көнендә алачак.

Түләүләр хәзерге кебек агымдагы ай өчен түгел, ә моннан алдагы ай өчен исәпләнәчәк. Май өчен пособие гаиләләргә 5 нче июньдә биреләчәк. 

«Бер көндә акча алуга күчү автомат рәвештә булачак, ата-аналарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Бу айда социаль фонд бүлекчәләре түләүләрне күчерүнең яңа кагыйдәләре турында хәбәр итә башлаячак», – диде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. 

Ана капиталыннан айлык түләүләргә керемнәре төбәктәге җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр хокуклы. Керемне исәпләгәндә хезмәт хакы, премияләр, пенсияләр, больничныйлар һәм башка керемнәр исәпкә алына. Пособие суммасы төбәктәге баланың яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык түләүләр гаиләдәге икенче балага гына бирелә иде, быелдан ярдәм чарасын 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин, дип искәртә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев