Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җан авазын ишетик

Кызганычка каршы, соңгы елларда илебездә төрле экстремизм күренешләре ешайды. Алар никадәр бәхетсезлек, фаҗига алып килә. Без, кешеләр, тирә-яктагыларыбызга карата битараф булмыйча, бераз уяулык күрсәтсәк, ул бәлаләрне вакытында туктатып калып та булыр иде, югыйсә. Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы вакыйгаларны ишеткәч, бу битарафлыкның тамыры инде бик тирәнгә киткәнлеген аңлыйсың. Питрәч районы...

Кызганычка каршы, соңгы елларда илебездә төрле экстремизм күренешләре ешайды. Алар никадәр бәхетсезлек, фаҗига алып килә. Без, кешеләр, тирә-яктагыларыбызга карата битараф булмыйча, бераз уяулык күрсәтсәк, ул бәлаләрне вакытында туктатып калып та булыр иде, югыйсә. Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы вакыйгаларны ишеткәч, бу битарафлыкның тамыры инде бик тирәнгә киткәнлеген аңлыйсың.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов бу турыдагы уй-фикерләре белән бүлеште.

- Яңа Чишмә районы Ленино авылында (элеккеге исеме - Никитино) 18 ноябрь иртәсендә келәү өе янды. Халкының яртысы керәшеннәр, яртысы руслар булган бу авылда иман йортында һәр атнада воскресная служба үткәрелеп килде. Службаны отец Алексей Калясов алып бара иде. Прихожаннар келәүгә яратып йөрделәр. Отец Алексей күп вакытта шушы йортта кунып та калгалый иде. Иман йорты янган көнне ярый әле ул анда булмаган. Кунып калган булса, мондагы хәлләрнең нәрсә белән бетәрен күз алдына китерү дә куркыныч... Әйтүләренә караганда, йортның нигезен казып, утны эчкә ташлаганнар. Йорт эчендәге барлык иконалар, изге китаплар янып көлгә әйләнгән. Аннан элегрәк кенә чишмә янындагы часовняны яндырган булганнар. Андагы тәреләрне җыеп, утка ташлап, ничек янганнарын видеога төшергәннәр. Аннары видеоязманы социаль челтәргә куйганнар.

Ленино авылы кешеләренең уенча, бу- яшьләр хулиганлыгы гына түгел, ә махсус оештырылган җинаять. Нәкъ шул төндә кемнәрнеңдер Чистайдагы чиркәүгә дә зыян салырга маташулары ачыкланган. Анысы барып чыкмагач, үзләренең кара планнарын Ленино авылында тормышка ашырганнар. Әлеге вакыйгалар буенча Республика Прокуратурасы җинаять эше кузгаткан.

Отец Димитрий Сизовның җан авазын ишеттек. Алдагы сүзебезгә кире әйләнеп кайтыйк. Без ваемсыз, битараф булмасак, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Керәшен чиркәүләре, келәү йортлары саны бармак белән исәпләрлек кенә, аларда хезмәт итүче керәшен священникларының саны чиркәүләр саныннан да әзрәк. Без якламасак, без сакламасак, аларны кем яклар? Аларның җан яраларын кем дәвалар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дмитрий Сизов