Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Алабугалылар рәхмәтле калды

1000 еллык чал тарихы булган Алабуга керәшеннәре яз аеның матур кичендә күңелләрне кузгатырлык концерт карадылар. Ул ноябрь аенда Чаллыда узган "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленең лауреатлары катнашында узды. Чаллыдан "Карендәшләр", Сарман районы Ләке авылыннан "Игәнә", Әлмәттән "Кәләем", Мамадыштан "Кумырык-Дүсмәт-Транзит" фольклор ансамбльләре алабугалыларга җыр-моңнарын бүләк итеп кенә калмыйча, үз төбәкләренең җолаларын да...

Концертны хуҗалар - "Ак каз" халык фольклор ансамбле башлап җибәрде. Алар башкаруындагы "Солдат озату" күренеше дә, ансамбль җырчылары Римма Золотухина, Нина Елизароваларның җырлавы да, өч буынны тәшкил иткән Мироваевлар семьясының чыгышы да чын мәгънәсендә тамашачы күңелен яулады. "Ак каз" коллективы якташлары алдында, чыннан да, "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленең I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булуын тагын бер кат исбатлап күрсәтте.

Мамадыш төбәгеннән килгән Александр дәдәй Архипов моннан 70 елга якын элек 5 яшьлек чагында олы дәдәсеннән отып алган "Чабата" көен тальян гармунында уйнап, керәшен көенең сихри матурлыгын тагын бер кат ишеттерде. Ә инде сиксән яшьне ваклаучы Кумырык "кызлары" чыгып баскач, сәхнәләр яктырып киткәндәй булды. Алар сандык төпләрендә саклаган киемнәрен киеп, кайчандыр яшь чакларында җырлап йөргән борынгы көйне чын керәшен пурмасында башкаруларына, шул темпта ипләп кенә, әкрен генә ышкып биюләренә сокланмаган кеше булмагандыр.

"Кәләем" халык фольклор ансамбленең художество җитәкчесе, фестивальнең I премия лауреаты Валентина Брагинаның да моңлы тавышы залда утыручыларны әсир итте. "Кәләй урамнары"н тыңлап күпләрнең күңелләре тулды. "Игәнә" ансамбленең яшь җырчысы, Ләке кызы Лиана Антонованың да чиста, матур тавышы әле киләчәктә зур-зур сәхнәләрне яулар, дигән өмет калдырды. Концерт чын мәгънәсендә бай эчтәлекле булды: уйландырды, сагышка да салды, җырлатты да, көлдерде дә. Өч сәгать буе зал белән сәхнә бер сулыш, бер йөрәк булып яшәде. Бу бөтенлекне булдыручы - концертны һәм "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленең оештыручысы, режиссеры, алып баручысы, бер сүз белән әйткәндә - "ядро"сы булган Татарстанның халык артисты Виталий Агапов булды. (Бу турыда концерттан соң тамашачы үзе дә әйтте). Шушы ансамбльләрне бер итеп җыйнап, инде кайларга гына алып бармады ул. Киләчәктә Чиләбе, Самара якларына чыгып кайтырга исәплиләр. Казанның УНИКС концертлар залында зур концерт бирергә дә уйлары бар. Виталий Агапов концерт азагында шушы матур кичәне оештыруга ярдәм кулы сузган спонсорларга рәхмәт белдерде. Алар арасында татар исемнәре шактый. Бу үзе теге халыкны бу халыкка аермыйча, дус-тату, ярдәмләшеп яшәүнең матур бер үрнәге түгелмени!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор Алабуга керәшеннәр җырыу әйтә