Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

95 еллык иҗат юлы

Мамадышлылар имеш-мимешләргә карап тормаганнар, "Нократ" газетасының 95 еллык юбилеен 21 декабрьдә, нәкъ менә дөнья бетәсе көнне үткәрергә булганнар. Район культура йортына җыелган халыкның күплеген исәпкә алсаң, дөнья бетүгә ышанучылар Мамадышта бөтенләй дә булмаган, күрәсең. Шулай да, бәйрәм сценариесе барышында дөнья бетүгә бәйләнешле урыннар, уенын-чынын бергә кушып, шактый еш кабатланды.

"Нократ" газетасының чыга башлавына 95 ел булган. Мондый саллы дата белән әллә ни күп районнар мактана алмый. Бер гасырга сузылган иҗат юлы... Кемнәр генә үз өлешен кертмәгән бу газетаны чыгаруга. Юбилей кичәсендә зур хөрмәт белән аларның исемнәрен яңгыраттылар. Сүз уңаен-нан, карендәшебез олы шагыйрь Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) үз вакытында бу газетада эшләп, билгеле бер эзен калдырып киткән кеше. "Туганайлар" газетасының чыга башлавында, беренче адым-нарын атлап китүендә дә "Нократ"лыларның өлеше зур. Николай Михайлов, Алсу Спиридонова кебек журналистлар үткен тел белән язылган мәкаләләрен газетага җибәреп торалар. "Ту-ганайлар"ның баш редакторы Людмила Белоусова шул уңайдан "Нократ" газетасы коллективы исе-менә рәхмәт сүзләрен әйтте, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлектә калырбыз, дигән теләген белдерде. Бу көннәрдә арабыздан киткән талантлы шәхес, "ТАТМЕДИА" генераль директоры советнигы Владимир Шевчукка багышлап җырланган җыр залда утырган бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рөс-тәм Бикмөхәммәтов сүз-ләре белән әйтсәң, "журналистлык - ул профессия генә түгел, ул - состояние души". "Нократ"лылар каләм телендә генә түгел, сәхнә телендә дә шушы "состояние души" халәтен күрсәттеләр. Коллективтагы җырчыларның, биючеләрнең күплеген күреп, ирексездән, әллә журналистларны эшкә алганда җырлатып-биетеп карадылар микән, дип уйлап куясың.

Газета-телевидение хезмәткәрләреннән торган биш пар үзара ярышканда, тамаша залыннан 4647 номерына СМС-хәбәрләр килеп торды. Күпчелек тавыш җыеп, Лилия һәм Равил пары (№2) тамашачы симпатиясе исеменә лаек булды. Жюри комиссиясе исә беренче урынны Гөлназ белән Фәнис парына бирде. Хикмәт кемнең ничәнче урынны яулавында түгел, "Нократ"лыларның юбилей сценариесен үзен-чәлекле итеп төзеп, тамашачы белән редакция хезмәткәрләре арасында шатлыклы аңлашу, куанычлы халәт тудыра алуларында. Бәйрәмдә моңа 100 процентка ирешелде. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Ивановның чыгышыннан үз "районка"сын ничек яратуы, аның турыда аталарча кайгыртуы күренде. "Нократ" газетасының элеккеге редакторы Вә-лия Гыйззәтуллина, редакция һәм типография хезмәткәрләренә нинди авырлыклар аша узарга туры килүе турында мисаллар китереп сөйләде. Кургаш хәрефләрне җы-еп, төннәр буе газета эшләгән типография эш-челәренә дә, редакция хезмәткәрләренә дә рәх-мәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм тантанасы "Нок-рат" редакциясенең баш редакторы Светлана Наилевна Ханованың йомгаклау сүзе белән тәмамланды. Ул һәр хезмәткәренең исемен атап, аларның ирешкән уңышларына тукталды. Шундый иҗади коллектив белән эшләү, бер яктан, җиңел булса, икенче яктан, алар арасында лидер булырга кирәклек, өскә тагын да зуррак җаваплылык өс-ти, диде ул. Һәркемне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, яңа - 2013 елда да мамадышлыларның һәр йортына "Нократ"ның кунак булып киләчәгенә ышандырды. Залдагы халык дәррәү кул чапты. Әйе, Мамадышның алты мең хуҗалыгында "районка" алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш нократ