Зәй районы Югары Баграж авылының «Шигъри мизгелләр» һәвәскәрләр берләшмәсе члены Татьяна Миронованың «Җыру таңы» исемле шигырен тәкъдим итәбез.
Иртәләрдәй тордым, әй, таң белән,
Битем җыудым ап-ак кар белән.
Битемнәрдәй җудым ак кар белән,
Җәшәү тиеш икән пар белән.
Парларыбыз белән без бергә
Һаваларга җондыз тезәрбез.
Һаваларда дулкын, сыуларда дулкын,
Дулкыннарны гизеп җөзәрбез.
Аккан чишмәләрнең сыуы салкын,
Җөрәккәем тулы ут-җалкын.
Җөрәккәем тулы ут-җалкын,
Җөрәккәйләремә ул җакын.
Иртәләрдә торып тышка чыктым,
Җыру җаздым утрып чанага.
Ул җыруларны мин җырласам,
Туры килер микән чамага?
Нет комментариев