Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Никифор Тукмачев: Яшьлекнең кадерен кем белгән сау-сәламәт яшь чакта

Карендәшбез Никифор Тукмачев иҗат җимешен тәкъдим итәбез

Яшь чагым - юләр чагым...
(Татар халык җырыннан)
Яшь гомер кире кайтмый, дип,
Җырларда җырласак та,
Яшьлекнең кадерен кем белгән
Сау-сәламәт яшь чакта.
Җырладым, мин дә җырладым
Кайтавазы җилләрдә.
Сөйгән ярлар, җырлар калды
Яшьлек дигән илләрдә.
Үтә икән яшь вакытлар,
Үтмәс дип уйласак та.
Хәзер һәр көнем кадерле,
Һәр сәгате хисапта.
Өлгереп тә булмас кебек,
Ашыгам, каушап төштем.
Күпме тотынмаган эшем,
Башлап, бетмәгән эшем.
Картлык җитмәс, яшьлек үтмәс,
Үтсә кайтыр күк тагын.
Шушыдыр җырга салынган.
Яшьлекнең юләр чагы
Шулдыр бәхет: яшәп туймыйм
Күпме гомер итсәм дә.
Сагыныр кешеләрем бар
Мәңгелеккә китсәм дә...

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев