Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасының соңгы бүлекләре

Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасыннан өзек тәкъдим итәбез (дүртенче, бишенче һәм алтынчы бүлекләр).

4. Хачтан куптарылу

Хачтан купканда да җаның тырнап,

Җиргә тартып торыр шул бер сорау –

Адәмнәрнең асылында ни бар? –

Кыйблаларны алыштырып уйнау.

 

Бер көнлекме, әллә мәңгелекме

Син торгызган храмның диварлары? –

Әле җиһан бу көнгәчә юрый

Мәсихме ул, диеп, диванамы...

 

− Мәсихме?

− Кем?!

− Булса, терелер дә,

Янә туар иде – бүгенгедә...

Куптарыл да шунда, сабыр җуеп,

Дога урынына... сүген генә!

 

Хачың үпкәндә дә... шиккә калып,

Ваемлыйлар: чын син, әллә ялган.

...Үрсәләнеп көйли ак күгәрчен

Канатларын – җиргә чылбырланган...

 

5. Магдалина

Чәчләреннән хуш үләннәр исе

Аңкып торган берәү, әсәренеп,

Дәшәр сине... Һәм күтәрер җилләр

Талгын гына җиңел җәсәдеңне.

 

Җөйләнмәгән яра сулык-сулык

Сызлар шул мәл, ертып уч сүрүең...

Кыйбласыннан кайтмаганнар өчен

Мөмкин – өр-яңадан терелүең.

 

Мөмкин – карашында шәүләң күреп,

Укталуың бары бер мизгелгә.

Кемнәр өчен – вәгазь, кемгә – иман

Синең сүзләр... Соңы бер гозергә

 

Сыеп бетәр куш уч дөньялыкның

Котылуы чынга ашмас ул көн

Сүзсез генә озатыр сине берәү,

Күзләреңнән укып күкнең төсен...

 

6. Иярченнәр

Ятьмәләрдә чәбәләнгән хакыйкатьне

Эзләүчеләр антлар эчәр, диңгез кичәр.

Тик артыңнан хачка менмәс берәве дә,

Кулыңдагы бау-богауны бары чишәр.

 

Аннан, хакың хаклаучылар булып, җирдә

Калдырырлар язылмаган канун – синнән.

Дөнья таныр көтеп алган пәйгамбәрен,

Тик... айнымас монафикълык дигән чирдән.

 

Юк, син үткән юлны сайлап, берәве дә

Үз иблисе белән калмас кара-каршы.

Хакыйкатьнең кулларында богау һаман.

Календарьдә – чиген көткән гасыр башы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев