Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез
Литературные произведения

Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез

"Көнбагыш" шигыре

Көнбагышлар — сары чәчкәдә,
Басу, кырда — кояш иртәдән.
Бутап куйдым шулар икесен,
Юк ла инде, ара билгесен....
Булалмый ла бутап чәчкәне,
Кайнар икән нурлар чәчкәне.

Шулай чәчкәм сары көнбагыш
Кайтып киләм, әнә, көн баеш.
Иртәдәнме арган кояш та
Нурын сибеп барлык җиһанга.
Зурдан бигрәк, чәчкәм, башларың,
Юк, санамыйм, өзмим таҗларың.

Сүз бирдем лә мин дә иркәмә,
Тырмамыйм дип, җанын тикмәгә.
Иссен, яусын, яңгыр, бозлары — 
Исем китми. Көтәм назларны.
Көнбагыш дип атыйм мин сине
Күңелемдә балкый исемең.

Чыганак


Нет комментариев