Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

"Кәләем"нән зур бүләк

Микайлу көне безнең авылның престол бәйрәме булып санала. Элек-­электән Федотовка халкы бу көнне кунак төшергән. Истәлекләр теркәлеп баручы авыл тарихын актарып карасаң, бу бәйрәмгә керәшен хәрәкәте лидерларыннан Людмила Белоусованың, Алексей Шабалинның, "Карендәшләр" Чаллы керәшен халык фольклор ансамбле җыручыларының да кунакта булганын беләсең. Тора-бара, дини эчтәлеге төшеп калып, бу бәйрәм "Авыл...

Микайлу көне безнең авылның престол бәйрәме булып санала. Элек-­электән Федотовка халкы бу көнне кунак төшергән.
Истәлекләр теркәлеп баручы авыл тарихын актарып карасаң, бу бәйрәмгә керәшен хәрәкәте лидерларыннан Людмила Белоусованың, Алексей Шабалинның, "Карендәшләр" Чаллы керәшен халык фольклор ансамбле җыручыларының да кунакта булганын беләсең. Тора-бара, дини эчтәлеге төшеп калып, бу бәйрәм "Авыл көне" дигән исемдә үткәрелә башлады.
Беренче тапкыр шул исемдә үткәргән бәйрәмебезне авылдашлар әле дә сагынып сөйлиләр. Ул чакта Яр Чаллыдан, Алабугадан, Әлмәт районы Кәләй, Илтән Бута авылларыннан фольклор ансамбльләрен чакырдык. Авылдашларны үзәк өзгеч моңлы керәшен җырулары белән сөендерәсе килгән иде. Чыннан да, халыкка әлеге концерт бик ошады. Кабат-кабат чакырып җырлаттылар, үземә дә авыл кешеләре аерым рәхмәтләрен җиткерделәр.
Быел да шушы матур традицияне дәвам итәргә булганнар - "Кәләем" ансамблен концерт белән чакырганнар. "Кәләем" җыручыларының осталыкларына исең китәрлек. Бу ансамбль составында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүчеләр
дә бар. Алар: Мөхәммәтнур Хөсәенов белән Валентина Исламова-Брагиналар. Бу да ансамбльнең осталык дәрәҗәсен күрсәтеп торучы факт.
Валентина Исламова, Анастасия Төхвәтуллина башкарган җырларны, Кристина Хәйбуллина күрсәткән биюләрне, Мөхәммәтнур Хөсәеновның курайда, баянда уйнаган көйләрен авылдашлар яратып кабул иттеләр, көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Концертның алып баручысы да үзебезнең авыл кызы - Любовь Игнатьева булды. Ул сәхнәдән үзенең шигырьләрен дә укып күрсәтте. Авылыбыз данын моңарчы шагыйрь Григорий Родионов, Людмила Аланлылар еракка ишеттерсә, хәзер аларга Любовь Игнатьева исеме дә кушылды.
"Кәләем" ансамбле ирешкән уңышларда, ансамбль җитәкчесе Валентина Долгова сүзләренә караганда, спонсорлары Фоат Комаровның роле зур. Матур киемнәр тектерергә дә, ансамбль эше өчен кирәкле шартлар тудыруга да булышкан ул. Андый киң күңелле кешеләребез булуга чын күңелдән сөенеп, зур рәхмәтләребезне юллап калабыз.
Микайлу көнендәге мондый күңелле очрашулар алда да булып торсын иде.
Люция ИЛЬИНА,
Лениногорск районы Федотовка авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев