Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Георгий Ибушев: «Дингә карата үзеңнекен тот, башканыкын хөрмәт ит принцибы иң кулаедыр»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән әңгәмәдән өзек.

— Тормыш иптәшегез Әдилә ханым — скрипкачы. Сез беренче караштан гашыйк булдыгызмы?
— Горький урамында репетиция залыбыз бар иде. Анда мәрхүмә Мөнирә Хәбибуллина эшләде. Без филармония артистлары бөтенебез шунда җыела идек. Мөнирә Хәбибуллина, Люция Исмәгыйлева һәм тормыш иптәшем Әдилә трио буларак та эшләп алды. Алар белән «Алтын фонд»ымны яздырдым. Менә шул вакытларда Әдиләгә күз сала башладым. Ул бик тыйнак, аз сүзле иде. Берникадәр вакыт очрашып йөргәч, гаилә кордык. Беләсезме, миңа язмыш гел ярдәм итеп торды. «Кирәк» дип уйлап кына куя идем, теләгем чынга ашып торды. Мактаулы исем, фатирлар сорап хатлар да язмадым. Әле Татарстанның атказанган артисты исемен алуны да бер атнадан соң гына белдем. Котлыйлар да котлыйлар, ә мин телевидениедә концертымны күрсәткәнгә котлыйлар дип уйладым. Рәхмәт әйттем дә, оныттым. Бер атнадан соң, мактаулы исем алуымны белеп шаккаттым.

— Тормыш иптәшегез белән холыкларыгыз охшашмы?
— Без бергәләп чәй эчкәндә сөйләшеп, серләшеп алабыз. Ә болай бер-беребезнең эшенә аңлап карыйбыз. Әдиләгә тынычлык кирәк булганда аны борчымыйм. Ул да шулай ук. Бер-беребезне аңлап яшибез, шөкер. Тормыш булгач, тәлинкә дә ватыла. Әмма аңа карап дөнья бетми бит, без тәлинкәне себереп чүплеккә генә атабыз.

— Балаларыгыз нинди өлкәдә эшлиләр?
— Улларым бер-бер артлы тудылар. Балаларны бергә тәрбияләдек, Әдиләнең әнисе дә безгә бик ярдәм итте. Улларым 4-5 яшьтән үк консерватория каршындагы музыка мәктәбендә укый башладылар. Бик шәп скрипкачылар иде. Өйдә өч скрипкачы репетиция ясый башлагач, тиз генә аш бүлмәсенә кереп кача идем (көлә). Мин аларны консерваториягә укырга керүенә 100 процент ышандым. Улларым: «Әти без башка университетка кердек», — дип әйткәч, шаккаттым. Әмма аларның үз тормышы бит, шуңа күрә каршы килмәдем. Бер улым сатып-алу өлкәсендә эшли, икенчесе — видеокүзәтү, компьютерлар белән шөгыльләнә. Иң мөһиме — үзләре эшләреннән канәгать.

— Георгий дәдәй, сез керәшен егете — православие диндә, тормыш иптәшегез Әдилә ханым — ислам динендә. Ә балаларыгыз кайсы динне сайлады?
— Без дин темасына беркайчан да берьяклап кына сөйләшмәдек. Без ике диннең дә бәйрәмнәрен үткәреп бардык. Бу мәсьәләдә беркайчан тавыш чыкмады, чөнки Алла — бер ул. Дингә карата үзеңнекен тот, башканыкын хөрмәт ит принцибы иң кулаедыр. Дин белән бик сак эш итәргә кирәк. Ул халыкны берләштерә дә, шул ук вакытта аера да ала. Аек акыл белән аңлап эшләсәң, дин яктылыкка илтә. Кешенең күңелендә кешелеклелек, изгелек, иман булырга тиеш. Менә шуннан да олы әйбер юк.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев