Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сөргендә харап булган Гәүрлә бабай

Бабайны, бер уйламаганда, кинәт төнлә алып киткәннәр. Нигә? Нинди гаеп бар анда? Ул “кулак” булган. Ләкин гаеп мени ул?

Ул хәзерге Зәй районының Кабан-Бастырык авылында Убырлы Гәүрлә кушаматы йөрткән. Гаврила бабайны бик усал, кискен холыклы дип хәтерлиләр. Шундый көчле рухлы кеше шәхси хуҗалыкны алып бара да инде. Убырлы Гәүрләнең хатыны Александра (Спиридонова) белән 12 баласы туган. Шуларның 5 баласы бәләкәй чакта чирләп үлгән. Җидесен үстергәннәр. Алар арасында минем карт әбием Ирина Гәүрлә кызы Батаева да бар.

Матур гаиләнең көнкүреш тормышын репрессия закуны кузгалта. Чөнки Советлар вакытында “кулак”ларны бик тә яратмаганнар. Аларны репрессиялиләр һәм колхозга керергә мәҗбүр итәләр. Нигә кеше үзенең тырышып, көч түгеп эшләп алган байлыгын, асраган малын колхозга бирергә тиеш соң әле?

Сулдан уңга: әби (Тамара Николаевна Попова (Чукаева)), бабай (Прокопий Семёнович Попов), картәби (Анастасия Петровна Попова (Ушакова)), Лиза түти, картәби Ирина Гавриловна Чукаева (Батаева)), Александра әби (Батаева (Спиридонова)); балалар сулдан уңга: Алевтина, Венера, Валентина

Фото Җәйләү авылында төшерелде

Бирмәсәң, халык дошманы булып каласың һәм сөргенгә җибәреләсең. Менә Гәүрлә бабайны да, халык дошманы келәймәсен тагып, сөргенгә озатканнар. Күрәсең, Гәүрлә Батаев һәм башка “кулак” дип санала торган кабанбастрыклыларның тормыш китабына Совет властенең репрессия корбаннары булырга дип язылгандыр.

Әбием сөйләвенчә, бабайны төнлә “для разъяснительной беседы” дип алып китеп, каты итеп кыйный торган булганнар. Шундый бер кыйнаудан соң, бабай әйләнеп кайтмаган. Кайбер авылдашлары аны чит җирдә күрдем дип, сөйләшкәннәр. Янәсе, кыйнаганнан соң хәтерен югалтып Гәүрлә бабай өенә юл тапмаган, адашып чит җирләрдә йөргән.

Уң якта картәби Ирина Гавриловна Чукаева (Батаева), сул якта сеңлесе Елена Гавриловна (яшен зурайтып чит җиргә китәргә мәҗбүр була)

Бабайны сөрдергәннән соң Александра әби балалары белән землянкада тора башлый. Гәүрлә бабайның балалары ярлы тормыш күреп үсә.
Менә шулай куркыныч замана үз балаларын юкка чыгарган...

Фото: из личного архива Алевтины Князевой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев