Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сәвәләйдән биш кыз хәрби самолетлар җитештерүдә катнашкан

Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларыбыз республиканың кайсы тармагында гына хезмәт куймый?! Ир-ат көче сорый торган предприятиеләр, завод-фабрикалар, колхозлар алар җилкәсенә кала.

Бүгенге көндә җырларда җырлана торган Зәй районы Сәвәләй авылыннан биш кыз - Екатерина Лукина, Анна Белышева, Ольга Слепцова, Евдокия Рябова, Мария Бутяева (Капитонова) хәрби комиссариат аша Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә җибәрелә. Республиканың төрле район-шәһәрләре, авылларыннан шулай 45 кыз әлеге авиация заводына эшкә килә. Сәвәләй кызлары заводта җылылыкны тәэмин итүче, ягъни мич ягучы ярдәмчеләре була. Мичкә утын, торф, ташкүмер ташый алар. Хәрби самолетлар җитештерүче заводта эшләгән кызларның җиңүне якынайтуга керткән өлеше биниһая зур. Кызганыч, андыйлар сафы елдан-ел кими. 

1943 елның сентябре. Көтмәгәндә Сәвәләйгә 18-19 яшьлек биш кызга Акташ хәрби комиссариатына чакыру килеп төшә, кызларны да армиягә алалар икән дигән хәбәр тарала авылга. Кызлар колхозда бөтен эшне җигелеп башкара. Хәрби комиссариат аларны Бөгелмәгә илтә, шуннан 45 кешелек төркем Казанга озатыла. Башта кызлар Лаешта бәрәңге алуда, аннан хәрби заводта эшли. Эш ике сменада оештырыла. Кызлар Кремльдә урнашкан бер бинада яши. Нинди генә милләт вәкилләре булмый араларында.

Сугыш елларында Татарстанга илнең төрле шәһәрләреннән 70 тән артык предприятие эвакуацияләнә. Шуларның берсе - Горбунов исемендәге авиация заводы. Заводларга җиһазлар, материаллар, электр энергиясе, эшче көчләр җитешми. Сугыш кирәк-яраклары җитештерү буенча дәүләт заказы бермә-бер арта. Сугышка Татарстан самолетларны иң күп җитештерүче була. Ул елларда һәр 6 очкычның берсе Казанда җитештерелә. Сугыш елларында Казанда 10 меңнән артык самолет җыела, өстәвенә, алар камилләшә бара. Көненә якынча 6-7 самолет ясап чыгарыла.

Яшүсмерләр белән иңгә-иң торып эшли алар. Кызларга туган авылларына кайтып килү мөмкинлеге дә була. Сәвәләй кызлары алмашлап кайтып, бер-берсенә авыл яңалыкларын җиткерә: кемнәрдер сугышта һәлак булып калган, кемдер яраланып кайткан... Кызларның да егетләре сугышта була. Мария дә сөйгәне Семен белән хат алышып тора. Сезгә дошманны тар-мар итәргә самолет ясыйбыз, дип яза ул хатларында.

Кызлар Сәвәләйгә кайтып, янә колхозда эшли башлый. Кемнәрнеңдер сөйгәннәре сугыштан кайта, ә кайберләренеке юк. Мария Семенын көтеп алып, алар 1947 елда өйләнешәләр. Мария фермада эшли, Семен - тракторда. Ул колхозның иң алдынгы механизаторы исәпләнә. Бутяевлар 8 бала үстереп, аларны башлы-күзле итә. Балалары борчу-мәшәкать китерми үзләренә. Ире Семенның вафатына ун ел. Ул 13 ел элек 9 май көнне җирләнә. Җиңү көне Бутяевлар өчен шатлыклы да, кайгылы да. Мария әби улы Валерий гаиләсе белән яши. Аның күңеле көр. Бакчасына суган, кишер утырта, өендә гөлләр үстерә. Китап, газета-журнал укырга ярата, "Зәй офыклары" газетасын көтеп алып укый.

Мария Бутяева хәтирәләреннән

Рәзимә Кашапова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев