Кряшенняр кюб алга киткян (Делегатнын кюҥел кюреше)
ТАССРдагы Советларныҥ 3нче жыйылышына килгян депутат Степанов язмасыннан.
10 декабрдя Татреспубликадагы Советларныҥ 3нче жыйылышы жабылгач, без, кряшен делегатлары, кряшеннярнеҥ Педагогический техникумына бардык.
Ис китярлек эшляр булган: барыб кергяч исем китте. Темяпей пупныҥ чиркяӱе урнына театр ачылган, алтары урнына сцена тӧзӧлгян. Элеке кюк учителлярнеҥ жикереб дяшеӱе урнына иптяшляр! Иптяшляр! диб дяшеӱ эшетеля.
Искелек бетеб, революция жалкыны безнен изелгян кряшен калкы арасында бик зур ут булыб барын ӱҥгярткян. Темяпей пупныҥ ука кейем кейенеб, жӧзӧм аракылары эчеб сӧйляӱе ӓм кара калыкныҥ кюзен каблый торган ден жортондагы кара чаршау урнына, кряшеннярне чын жулга бастырыучы кызыл ӓлям куйылган.
Бик кызганам, спектальляреня житешя алмадык. Кряшен балаларыныҥ сценага чыгыб укыулары, жырлаулары шул хатле сӧйӧндӧрдӧ, кыуандырды, мин шуннан суҥ безнеҥ кряшен балалары, жяшляре тик жатмыйлар икян ӓм кюзляре ачылыб, жаҥа жулга, коммунизмга алыб керя торган сызыкка басканнар икян диб уйга тӧштӧм.
Рахмят сезгя, кряшен балалары, кряшен жяшляре. Безнеҥ ӧмӧтӧбӧз – сез. Техникумда укыб чыкканнан суҥ ауылларга кара калык арасына кайтыб бик зур пайда китерерсез, аныҥ кюзен ачарсыз диб ышанабыз, кӧтябез дя. Сез ӱзегезгя белемнек жыйыб техникумнан чыккынчы, без карт кряшенняр калык арасында аныҥ пайдасына кӧчӧбӧз житкян тиҥете эшляб торорга сюз бирябез.
Жяшясен кряшен техникумы, жяшясен бӧтӧн дӧнья революциясе!
(Киҥяш газиты, (№ 11) 16 декабрь 1922 жыл).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев