Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Колышчы думбырачысы

Думбырада башкару сәнгате сакланган сирәк авыллар арасында Мамадыш районы Колышчы авылы да бар.

Без 1978 елны тарихчы, журналист Васильев Д.М. белән, 2005 елда шушы авылның думбырачысы, 1929 елда туган Мукашев Матвей Константиновичның уйнавын, думбыра белән балалайка аермалыклары турындагы фикерләрен магнитофон тасмасына язып алдык. Мукашев М.К. фабрикада эшләнелгән гади өч кыллы балалайкада, «гитара төзгесендә» көйләп уйный. Репертуарының төп өлешен рус частушкалары тәшкил итә, мәсәлән, «Сармаской» көе. Ул башкарган керәшен такмаклары, кыска көйләрдә дә рус алымнары барлыгын күреп була. Мондый көйләрне «җаңа көй» диләр, алар шул ук районның Урманчы авылында да бар. Әмма халык арасында бик популяр саналганнардан шактый үзенчәлекле «Чабата» һәм «Тыпырдык» исемле бию көйләре игътибарны җәлеп итә. Аларның музыкаль өслүбе Идел-Урал төбәгенең иске этник сәнгате белән, хореография кыйммәтлекләре белән бәйле булуга охшаган.

Бу төбәктә балалайка белән думбыра коралларын бер берсеннән аерып карыйлар. Мукашев М.К. фикеренчә: «Балалайкада башкарганда «сугып», «чыңгыртатып» уйныйлар. Бу уен төре русларның «бряцание» алымына туры килә. Думбыра, ул кулдан ясалган, кыллары сарык эчәгесеннән булган корал. Борынгы думбыралар Колышчыда 1941 елга кадәр булганнар. Тик думбырада «сугып» түгел, «чиртеп» уйнаганнар. Колышчыда думбырада чиртеп уйный белүчеләрдән Долгов Николай Семенович (1929 – 1999), Думбырачы Трукай (1890 – 1949) булган. Балалайка һәм думбыра белән кушылып, скрипкада уйнаганда скрипкачы (кубызчы) Пашай Бәчлие (1890 – 1943) дә дан тоткан. Урманчы авылында кулдан ясалган иске думбырада һәм балалайкада оста уйнаучылардан Куян Симуны (Кудряшов Семен, 1881 – 1954) бар иде.

Г.Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев